Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Актай” команда­сы һөҗүмчесе Рөстәм Шәйхетдинов; “Йөгерә алганда уенны ташламаячакмын…”

Менә өченче ел инде безнең өй каршында һәр кичтә футбол матчлары үтә.

Биредә “Актай” командасы егетләре бөтен эшләрен ташлап, дөньяларын онытып туп тибәләр. Телевизор да кирәкми, билет та сатып аласы түгел, мәйдан кырындагы эскәмияләргә утыр да, рәхәтләнеп тамаша кыл! “Футбол, футбол! Кычкыра фанатлар: Гол!”

 “Актай” команда­сы һөҗүмчесе Рөстәм Шәйхетдинов белән иптәшләре трениров­кага җыелганчы бераз алдарак чыгып утырдык әлеге эскәмияләрнең берсенә. Көн дә читтән генә карап торып бул­мый бит, футбол буенча район чемпионы “Ак­тай” турында күбрәк беләсе килде. Мин Рөстәмгә сораулар яу­дырам, ә ул җавап бирә. Менә шундый әңгәмә кордык без күрше егете белән.

– Рөстәм, менә ике ел инде бу мәйданчык сезнең карамакта. “Ак­тай” командасының күнегүләр базасы дип әйтимме?

– Әйе, 2016 елның 11 июне көнне район баш­лыгы Александр Нико­шин безгә универсаль спорт мәйданчыгыннан ачкычларны тапшырды. Бу безнең команда өчен бәхетле көн булды. Без бит 2010 елдан бирле бер команда булып оешып уйныйбыз, кайда буш мәйдан бар, шунда туп типтек. Ә үз футбол кы­рыбыз барлыкка килгәч, күңелләр дә күтәрелеп китте, җаваплылык хисе дә артты. Безгә футбол кыры бирделәр икән, димәк, республика, зона ярышларында район да­нын яклап җиңүләргә ирешергә тиешбез.

– Командагызга быел сигез яшь тула икән. Аның беренче ое­штыручылары, бүгенге составта уйнаучы егетләр кемнәр алар?

– Без, бертөркем дус- лар, һәрчак футболны яраттык, уйнадык. Төп оештыручыбыз дип Ил­наз Әһлиуллинны атар идем. Командага исем­не дә ул уйлап тапты. Ә баштагы составта Айдар Мусин, Илназ Сәгъдиев, Рәзил Әхмәтшин, Илнур Фәсахов һәм мин уйна­дык, тора-бара тагын егетләр килеп кушылды. Хәзер “Актай” футболга мөкиббән 20 кеше­не берләштерә. Уртача яшебез 24 тирәсе, ара­бызда 34 яшьлек Нико­лай Королев та, 15 яшь­лек үсмерләр дә бар.

– Рөстәм, кайсыгыз тренер ролендә соң?

– Менә тренерыбыз юк шул. Без башлангыч футбол мәктәбен тре­нер Рифкать Сәгъдиевта үттек, ул безне бу уен­га гашыйк итте, футбол белән җенләндерде. Ә хәзер инде күбрәк ин­тернеттан файдалана­быз.

– Күренә ки, бу уен шактый чыгымнар таләп итә...

– Анысы бар. Әмма уйнарга яратасың икән, чыгымнарны үзең күтәрәсең инде. Без үз акчабызга яшибез, фор­ма, спорт инвентаре са­тып алабыз, районнан читтәге ярышларга ба­рабыз. Үзебез дә ярыш­лар оештырабыз. Әйтик, гомере бик иртә өзелгән балачак дустыбыз Айдар Игъламов истәлегенә ел саен волейбол турниры үткәрәбез, ул футболдан да ныграк шушы уенны ярата иде. Менә бу фут­бол мәйданчыгын да үзебез карап-төзәткәләп торабыз: капка сетка­сын алыштырдык, менә шартлы тамгалар юга­лып бетте, ак буяу алып аларны төшерәсе бар. Бу максатларга җиңү өчен бирелгән премияләрне дә тотабыз.

– Рөстәм, сез бит барыгыз да эшли, гаиләләрегез дә бар. Җитәкчеләрегез ничек карый футбол белән җенләнүегезгә хатын­нарыгыз өйдә тавыш куптармыймы?

– Спорт белән шөгыльләнү кешедә дисциплина тәрбияли, вакытны дөрес бүләргә өйрәтә, сәламәтлекне ныгыта. Димәк, хез- мәткәр авырмый, энергияле, эшкә көче җитәрлек дигән сүз. Һәрхәлдә минем эш урыным район электр челтәрендә – моны аңлыйлар гына түгел, ху­плыйлар да. Без ел саен биш команда туплап, үзара уйныйбыз, ә анна­ры иң яхшы уенчылардан төзелгән команда Чи­стай электр челтәрләре ярышларында катнаша. Соңгы тапкыр тугыз ко­манда арасында икенче урынны алдык Ә гаиләгә килгәндә… Хатынна­рыбыз аңлый, кайчак ачуланып-үпкәләп куй­салар да, икенче көнне үзләре үк: “Әллә бүген уйнамыйсызмы? Соңга каласың бит, ашык”,–дип “йомшаралар”.

– Күрәм, без сөйләшкән арада иптәшләрең җыелып та өлгерде. Футбол кы­рында кемнәр бүген?

– Капкачыбыз Рус­лан Галиев, ул бик шәп уенчы, кечкенәдән Габ­басович мәктәбен үткән егет. Алексей Федонин, Альберт Мухитов, Ал­маз Игъламов, Адель Шәфигуллин, Альберт Гыйләҗев… Күбәү без, кемдер бүген уйный, кемдер башка көнне. Менә бу арада футбол бу­енча район чемпионаты башлана. Максатыбыз бер генә – җиңеп, чем­пион булырга!

– Рөстәм, бик тиздән Россиядә фут­бол буенча дөнья чемпи­онаты башлана, аның берничә уены Казанда булачак. Тамашачы бу­ларак карарга, дөнья осталары уенын күреп, сабак алырга исәп юкмы?

– Теләк тә зур, исәп тә бар, әмма билетлар ала алмадык шул. Бәлки мөмкинлек туар әле. Дөнья чемпионатының бер генә уенын “ тере” килеш күрү дә безнең өчен зур бәхет, бик тә файдалы дәрес булыр иде ул, билгеле.

– Инде, күрше, әйт әле: гаиләң дә бар, кызың үсеп килә, эшең дә җаваплы. Фут­болны озак уйнарга җыенасыңмы?

– Аякларым йөгерә алганда уйнаячак­мын! Мин генә түгел, “Актай”ның һәр уенчы­сы шулай дип әйтәчәк. Чөнки без бер команда. Максатыбыз да бер– җиңәргә, иң шәп ко­манда икәнебезне ис­батларга һәм үзебездән яшьрәкләргә үрнәк күрсәтергә.

– Җиңүләр юлдаш булсын үзегезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев