Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Алинә” спорт залында ярышлар үткәрелде

21 февральдә “Алинә” спорт залында пауэрлифтинг, армреслинг  һәм гер күтәрү буенча ярышлар үткәрелде.

  Аларда кырыклап спортчы катнашты. Ярышларның баш тренеры – авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры Газинур Фәттахов. 
Баһадирларыбыз бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Ярышларның җиңүчесе итеп агрокөллият филиалы укучысы Айнур Фәттахов танылды. Базарлы Матак мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Ильяс Сөнгатуллин үз категориясендә беренче урынны алды. Ярышларның абсолют чемпионы исеменә Марат Шәйхетдинов лаек булды.  
Бу спортчыларыбыз 25-27 мартта Казанда авыр атлетика буенча Татарстан чемпионатында катнашып, районыбыз данын яклаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев