Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Алинә” универсаль спорт залында Хәйруллин Разак Хәбибулла улы истәлегенә өстәл теннисы буенча район беренчелеге үткәрде

Узган шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында Хәйруллин Разак Хәбибулла улы истәлегенә аның улы Рәис Хәйруллин өстәл теннисы буенча район беренчелеге үткәрде.

 
Разак ага Хәйруллин  Иске Салман авылында төрле җаваплы хезмәтләр башкарган кеше. Бүген инде арабызда булмаса да, авылдашлары аны хөрмәт белән искә алалар. Ә улы Рәис инде берничә ел рәттән әтисе истәлегенә  ярышлар үткәрә.
Район берен-челегендә 120 дән артык укучы, 40 лап ир-ат һәм хатын-кыз теннис буенча үз көчләрен сынадылар. Әйтергә кирәк, соңгы елларда районда өстәл теннисы шактый популярлашты. “Алинә” спорт залында үткәрелә торган теннис түгәрәгенә дә күп кеше – олысы-кечесе йөри. Һәр спорт төре кебек, теннис та сәламәтлек өчен бик файдалы.
Беренчелек бәй-геләрендә 5-7 сыйныфлар малайлары арасында Иске Чаллыдан Фаил Закиров беренче урынны алды. Кызлар  арасында беренче – Чуаш Кичүеннән Рәзилә Шаһивәлиева.
8-9 сыйныфлар укучылары арасында Иске Чаллыдан Альмир Гатауллинга һәм Динара Зыятдиновага тиңнәр булмады.
10-11 сыйныфларда Базарлы Матактан Александр Агапов һәм Чуаш Кичүеннән Диана Алышева беренче булдылар.
Ир-егетләр арасында – Рөстәм Бадыйгин (Базарлы Матак), хатын-кызлардан Галина Исаева (Иске Матак), пенсионерлардан Илшат Фәхриев (Базарлы Матак) үзләрен иң осталар итеп күрсәттеләр. 
Призлы урыннарны алучыларга Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урын алган укучыларны “Актай” футбәл командасы егетләре өстәмә бүләкләр белән дә сөендерде.
Беренче тапкыр районда өстәл теннисы буенча абсолют чемпион билгеле булды. Ул – Рөстәм Бадыйгин.
Әнвәр Галимов, 
тренер, ярышларның баш хөкемдары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев