Алинә – иң төз атучы
Күптән түгел хәрби-патриотик клубларның Нурлат шәһәрендә узган районара слетында Н.Дәүли исемендәге гимназия укучысы Алинә Шәйхетдинова пневматик мылтыктан ату буенча кызлар арасында беренче урынны яулап кайтты. Алинә 7 "А" сыйныфында укый. Мондый зур бәйгедә беренче тапкыр катнашуы иде аның. Әмма кыз каушап калмады, корал белән ышанычлы эш итеп, көндәшләре арасында иң...
Әлеге бәйге өч тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация маршалы Александр Покрышкинның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән иде. Анда Спас, Аксубай, Балык Бистәсе, Алексеевск, Нурлат һәм Әлки районнарыннан 7-9 нчы сыйныфлар укучылары катнашты. Малайлар-кызлар, пневмомылтыктан атудан тыш, турникта тартылу, автоматны сүтеп җыю һәм башка күп төрле ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәтергә тиешләр иде.
Ату ярышында егетләр арасында да беренче урынны безнең укучыбыз яулады. Н.Дәүли исемендәге гимназиянең 9 "Б" сыйныфында укучы Илнур Нурлыхаков төзәп аткан ядрәләр гел мишеньнең нәкъ үзәгенә эләгеп, ул иң күп очко җыючы булды.
Шулай итеп, 6 район арасында ату ярышларында безнең команда беренче урынны алды. Тагын бер егетебез - шулай ук гимназия укучысы Илназ Садретдинов турникта тартылу буенча шәп чыгыш ясады һәм икенче призлы урынга лаек булды. Безнең команда интеллектуаль викторинада да икенче урынга чыкты.
Гомумән алганда, безнең команда районара слет-бәйгедә гаять уңышлы чыгыш ясады. Монда укучыларны ярышларга әзерләгән педагоглар - гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резидә Сабированың һәм ОБЖ укытучысы Олег Астафьевның да өлеше зур.
Хәрби-патриотик клубларның әлеге районара слеты алтынчы тапкыр үткәрелде. Слетларның һәркайсында Әлки егет һәм кызлары әйбәт нәтиҗәләр күрсәтәләр. Әмма быел безгә беренче урынга чыгу өчен берничә төр ярыш буенча әзерлегебез бераз җитеп бетмәде. Шуңа да Казан шәһәрендә үтәсе республика слетында катнашу хокукын ала алмадык. Алга таба мондый бәйгеләргә тагын да җитдирәк һәм ныграк әзерләнәчәкбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.21500
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.20600
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.21600
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.20100
-
12 май 2022 - 15:55Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә 9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә.25200
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.24900
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.16600
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.28300
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз” Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.28300
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэн Гадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.24900
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.21500
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.20600
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган 15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.16600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика