Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Әлки районында Айрат Хәйруллин истәлегенә багышлап билбаулы көрәш буенча республика турниры узды

“Алинә” универсаль спорт залында билбаулы көрәш буенча республика турниры узды. Ул РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланган иде.


Спорт бәйгесе сәясәтче, эшмәкәр, меценат буларак уңышлы эш алып барган Айрат Нәҗип улының хезмәтен искә алудан башланды. Әлкилеләр яхшы белә: ул районыбызның социаль-икътисади үсешенә дә үзеннән зур өлеш кертүче кеше бит. Тантаналы ачылышта сүз алган район башлыгы Александр Никошин да шулар турында искә алды. 

–    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы, терлекчелек тармагында уңышларыбыз бар. Яхшы беләбез: ул Айрат Хәйруллин исеме белән дә бәйле, – дип билгеләде ул, мондый зур бәйгенең районда үткәрелүнең зур дәрәҗә булуын да ассызыклап.

Нәсел җепләре районыбыз белән дә тоташкан депутатның максатына ирешергә теләүчеләр өчен үрнәк булуын ТРның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин да әйтте. 

–    Айрат Нәҗип улын мин шәхси белдем. Ул бик тә энергияле, сәләтле кеше иде. Ул үз көче белән уңышка иреште. Шуңа да тырышлар, максатчаннар өчен үрнәк була ул, – диде ул, ярышчыларга җиңүләр теләп.

Аннары түргә бүләкләнүчеләр чакырылды. Алар: Аделина Храмцова, Виктория Журавлева, Зилә Сәлахова иде. Җиңүләр казанган бу спортчыларга РФ спорт мастерына кандидат билгесе һәм Әлки башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Әлеге республика турниры исә 2008-2010 елгы балалар һәм 2005-2007 елгы егет-кызлар арасында оештырылган иде.

 Район “Спорт мәктәбе” директоры Алмаз Абдуллин сүзләренә караганда, бәйгегә республиканың 12 шәһәр-районнарыннан барлыгы 111 спортчы килгән. Билбаулы көрәш буенча бу ярыш 15 үлчәү авырлыгына бүлеп алып барылды. Кичкә кадәр сузылган киеренке, мавыктыргыч ярыштан соң җиңүчеләр билгеле булды.  Бу турнирда 1 нче урыннарны яулаган үз районыбыз батырларының исемнәрен атап та үтәбез. Алар: Әбүбәкер Йосыпов, Зилә Сәлахова, Евгения Хәйруллина, Виктория Журавлева, Илсаф Хәйруллин, Илзат Әхмәров. Спортта җиңү яулаучыларга, афәрин, дип әйтеп, аларга һәм һәр катнашучыга алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев