Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алпар мәктәбе командасы баскетбол буенча Әлки районы беренчелегендә җиңде

Кичә, 15 декабрьдә, «Алинә» универсаль спорт залында кызлар арасында баскетбол буенча район турниры булды.

Баскетбол буенча район беренчелегендә биш мәктәп командасы катнашты. Иң көчлеләр булып Алпар мәктәбе укучылары чыкты. Көмешне Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы яулады. Лидерлар өчлегенә Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары да керде. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчыларны да билгеләделәр. Рания Әхмәтҗанова, Алия Дәүләтшина, Илүзә Хәйруллина яхшы нәтиҗәле уен күрсәттеләр.

Ярышлар Нәби Дәүли исемендәге гимназия  һәм Алпар урта мәктәбе физик культура укытучылары Олег Астафьев һәм Раил Гатауллин инициативасы белән үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев