Алпар мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Әхмәтшин истәлегенә урам баскетболы ярышлары үткәрделәр



Турнир башланыр алдыннан катнашучылар алдында Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов чыгыш ясады.
Ул авыл халкының батыр якташлары белән горурлануын, аның истәлекләрен кадерләп саклауларын әйтеп үтте. Әлеге чарага ветеранның кызлары Римма Фадеева һәм Роза Дәминова да чакырылган иде. Алар әтиләре истәлегенә спорт бәйрәме оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Ачык һавада узган уеннарда иң көчлеләр ачыкланды. Малайлар коллективлары арасында Иске Матак мәктәбе командасы иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Икенче урында – Нәби Дәүли исемендәге гимназия спортчылары, өченче – Базарлы Матак мәктәбенең яшь баскетболчылары.
Кызлар командалары арасында Алпар мәктәбе зур уңышка иреште. Көмеш медальләргә – гимназия кызлары, бронзага Базарлы Матак мәктәбе укучылары лаек булды. Иске Алпардан Алия Дәүләтшина һәм Иске Матактан Петр Абасев турнирның иң яхшы уенчылары булып танылды. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, мактау кәгазьләре тапшырылды, аннан соң һәркемне бәйрәм табынына чакырдылар. Чараны оештыруда ветеранның туганнары да спонсорлык ярдәме күрсәткән.
Әхмәтшин Фоат Вәли улы, хәрби училище тәмамлап, 17 яшендә кече лейтенант званиесендә фронтка җибәрелә. Кыю егет ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ул шулай ук Ватан сугышы ордены кавалеры. Офицер Әхмәтшин Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Берничә мәртәбә яраланган булса да, ул хәрби хезмәтен дәвам итә һәм туган ягына 1947 елда гына кайта. Аны КПССның Әлки райкомы пропагандисты итеп билгелиләр. Ә аннан соң Фоат Әхмәтшин ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1957-62 елларда КПСС райкомының оештыру бүлеге җитәкчесе вазыйфасын били. Лаеклы ялга кадәр ул партия райкомының икенче секретаре булып эшли. Фоат Әхмәтшин 1990 елның 6 маенда вафат була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июль 2022 - 10:27Әлки районы Базарлы Матак мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Гамьсез балачак, дәресләр, тәнәфес – барысы да артта. Зурлар тормышы башлана.4900
-
2 июль 2022 - 08:46Бушка Әгәр үзең тырышсаң Соң ятып, иртә торсаң. Бушка килә барсы да Сүзем шулар хакында.6100
-
1 июль 2022 - 15:25«Каенкай» балалар бакчасында «Уяв» Чуаш милли бәйрәме үткәрделәр Балалар билбау белән көрәштеләр, көянтә белән йөгерделәр.8200
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.9300
-
1 июль 2022 - 12:38Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.13200
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
28 июнь 2022 - 11:5010 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылынад Уяв бәйрәме үткәреләсәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.17200
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.25000
-
24 июнь 2022 - 07:51Әлки районы үзәк хастахәнәсендә Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бәйрәм үткәрелдеБүген актлар залы чәчәкләргә күмелгән, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән.48200
-
30 июнь 2022 - 08:39Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана Язучы, Әлки район сабантуй батыры 1958 ел. Прокопьевск шәһәре 1964 ел. Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана.26300
-
1 июль 2022 - 08:44Все бесплатно аларда Хорошо иметь в деревне Әтиең-әниеңне Можно на все лето туда Илтергә бәбиеңне.22600
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара 10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.17200
-
1 июль 2022 - 12:38Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.13200
-
1 июль 2022 - 10:11Сихтермә-Хузангайда авыл исемен алмаштыру буенча ачык тыңлаулар үтте Петр Хузангай исемендәге музей-клубның актлар залы халык белән шыгрым тулган иде һәм һәркем үз фикерен белдерергә теләде.12400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика