Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«АЛПАР» – ЧЕМПИОН

Биш ай буе дәвам иткән волейбол район чемпионатының җиңүчеләре 22 февральдә ачыкланды. Сәгать телләре төнге уникегә якынлашып килгәндә генә ярышның финалына чыгучылар призлы урыннарны бүлешеп беттеләр.

Быелгы волейбол чемпионатында 34 команда көч сынашты. Ярышлар командаларның үз авыллары спорт залларында да, каршы якныкында да тигез диярлек уйналып барды. Ир-атлар командалары арасында район чемпионы исеменә дәгъва кылучы, иң күп очколар җыйган сигез команда чирекфинал уеннарында көч сынашты. Бу уеннар барышында ук инде чемпион исеме өчен көрәшнең бик җитди буласы аңлашыла иде.
Иске Камка, Урта Әлки, "Мәгариф" командалары чемпионат ярышлары дәвамында үз осталыкларын исбатлап килделәр. Әмма чирекфинал бәйгеләрендә алар җиңүчеләр исемлегеннән төшеп калырга мәҗбүр булдылар. Бу командалар әле киләчәктә үзләрен күрсәтерләр.
22 февраль көнне ярымфинал ярышына чыккан дүрт команда - "Спартак" (Базарлы Матак җыелма командасы), "Газовик", "Медик" һәм "Алпар" көч сынашты.
Иң элек "Газовик" белән "Спартак" очрашты. Башта "Газовик"лылар, шактый җыйнак, матур уен күрсәтеп, ике тапкыр җиңүгә ирештеләр. Инде тагын бер мәртәбә өстен каласы да финалга чыгасы иде. Әмма "Спартак", өченче, дүртенче очрашуларда шактый көчле уйнап, җиңүгә иреште. Димәк, соңгы - бишенче очрашу барысын да хәл итә. Биредә дә уен ахырына чаклы кемнең өстен каласын чамалавы авыр булды. Аз гына уңышлырак уйнау нәтиҗәсендә "Газовик" җиңүгә иреште.
Икенче пар уеннары да - "Алпар" һәм "Медик" арасындагы очрашулар шактый кискен барды. Монда 3:2 исәбе белән алпарлылар өстен калды.
Өченче урын өчен "Медик" белән "Спартак" көч сынашты. Биредә инде "Спартак" шактый көчле уеннары белән үзенең өстенлеген исбатлады.
Беренче һәм икенче урыннарны бүлешәсе "Алпар" белән "Газовик" уены башында ук кемнең чемпион каласын фаразлавы авыр булмады. Быелгы чемпионатның буеннан буена үзен бик көчле команда буларак таныткан "Алпар" өч очрашуда да шактый җиңел һәм зур аерма белән өстен калды.
Шулай итеп, волейбол буенча район чемпионы исемен "Алпар" командасы яулады. Икенче урында - "Газовик" (алар узган елгы чемпион), һәм өченче - "Спартак".
Җиңүче командаларны бүләкләгәндә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин:
-Менә җиде ел инде районда волейбол чемпионатлары оештырыла. Һәр елны лидер командалар алкышлана. Быелгы чемпион - "Алпар" командасы лаеклы төстә җиңү яулады. Бу уенчылар өчен генә түгел, аларга даими көч биреп, энергия өстәп торган җанатарлар өчен дә бик зур шатлык,- диде.
Чемпионатның иң оста уенчылары билгеләп үтелде һәм бүләкләнде. Тупны иң оста бирүче дип Алпардан Раил Гайфуллин танылды. Иң яхшы һөҗүмче дә шушы командадан, ул - Илшат Фәракшин. Чуаш Кичүе командасыннан Риназ Җәләлетдинов иң яхшы уенчы дип игълан ителде.
Ә инде биш ай дәвамында ярышларның баш хөкемдары булган Әнәс Вәлиев "Иң гадел хөкемдар" буларак бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпионат района