Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Антон – Бөтенроссия олимпиадасы призеры

Иске Матак урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Антон Леонтьев физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды.

Антон гыйнвар аенда физкультура олимпиадасының региональ этабы җиңүчесе булган иде. 13-19 апрельдә Саранскида узган Бөтенроссия олимпиадасында ул Татарстан укучылары командасы составында республикабыз данын яклап чыгыш ясады. Әлеге илкүләм бәйгедә Татарстаннан 14 укучы катнашты. Аларның 3 есе призер булды, шуларның берсе - Антон.
Саранскига китәр алдыннан яшь спортчылар берничә көн Казанда Универсиада объектларында тренировкалар үтәләр. Ә олимпиадада алар җиңел атлетика, спорт гимнастикасы, спортның уен төрләре буенча көч сынашалар. Илкүләм бәйгедә чыгыш ясау җиңелдән булмаса да, Антон сынатмый, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, призер була, Диплом белән бүләкләнә. Аның бу уңышы - спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүе нәтиҗәсе, билгеле. Әтисе, физкультура укытучысы Михаил Васильевич җитәкчелегендә Антон спорт белән бик кечкенәдән мавыгып һәм җитди рәвештә шөгыльләнә. Олимпиадаларга да аны әтисе әзерләгән. Физкультура күнегүләре күп вакытын алса да, Антон башка фәннәрне дә бик тырышып укый. Ул мәктәпнең яхшы укучылары рәтендә.
Җиңүең белән котлыйбыз, Антон!

Рәсемдә: әтиле-уллы Михаил һәм Антон Леонтьевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев