Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Апак авыл җирлеге студент яшьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан футбол матчы үткәрде. ФОТО

     Апак авыл җирлеге студент яшьләренең “Ирбис” спорт командасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан футбол матчы үткәрде. Яшьләр бу уенны шулай ук футбол буенча Казанда узачак Дөнья чемпионатына багышладылар.

     

    Авыл уртасындагы зур футбол мәйданчыгында уенга бар да әзер. Менә ко­манда яңгырар да егетләр дәррәү туп артыннан чабар­лар… Әмма бүген ничектер бүтәнчә. Футболчы егетләр дә бик җитди. Яшьләр җыелган җирдә була торган шаяру, уен-көлке дә ише­телми. Апак һәм Каракүл егетләре арасындагы бу уен гадәти түгел шул. Инде өченче ел рәттән студент яшьләр май башында авыл­да Бөек Җиңү көненә ба- гышланган матч үткәрәләр.

    Менә бу юлы да алар, бергә җыелышып, Бөек Ва­тан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән авылдашла­ры истәлегенә куелган һәйкәл янына килделәр. Бер минут тынлык белән каһарманнарны искә алып, һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар. Аннан, һәр сүзен күңелләре аша үткәреп, “Җиңү көне” җырын баш­кардылар.

    Ә футбол кырына уен­чылар полкташлары белән бергә чыкты. Полкташлары – Бөек Ватан сугышы елла­рында илне фашистлардан яклаган җиңү солдатлары – бабалары ул. Егетләрнең һәркайсы аларның зурай­тылган фоторәсемнәрен тоткан иде. Әлеге сурәтләрдәге сугышчы­лар әле бөтенләй япь-яшь. Әйтерсең лә бүген аларны хөрмәтләп искә алучы оны­клары белән яшьтәшләр…

    “Ирбис” 25 егетне берләштерә. Урта һәм юга­ры уку йортларында бе­лем алучы әлеге Апак һәм Каракүл авыллары яшьләре белән КХТИның өченче курс студенты Зөфәр Вәлиәхмәтов җитәкчелек итә.

    2015 елдан бирле бу егетләр бик игелекле һәм катлаулы эш – Бөек Ва­тан сугышында һәлак бул­ган һәм хәбәрсез югалган авылдашларының яз­мышларын ачыклау бе- лән шөгыльләнәләр. Бергәләп документлар, фотографияләр, истәлекләр туплыйлар. Интернетта, төрле сайтларда эзләнеп, үзләре кебек волонтерлар белән хәбәрләшеп, алар инде 28 авылдашларының сугышчан юлын, кай­да һәлак булуларын һәм җирләнгәннәрен ачыкла­ганнар. Тагын алты сол­дат турында инде шактый мәгълүматлар туплаганнар. Берәмтекләп җыйган бу кыйммәтле материаллар сугышчыларның туганна­рына тапшырыла. Еракта калган фронт елларын­нан якыннары турында хәбәр алган кешеләрнең ниләр кичерүе аңлашыла. Аларның барысы да егетләргә бик рәхмәтле.

    – Интернет аша Германиядә архивлар белән эш итүче бер немец кешесе белән элемтә урнаштырдык. Аның ярдәме белән, фа­шистларда әсирлектә булган, шунда үлеп калган берничә кешенең язмышын ачык- ладык, – дип сөйли Зөфәр Вәлиәхмәтов. – Әле шушы көннәрдә генә Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәре мэриясеннән хат алдым. Авылдашыбызның сугышта хәбәрсез югалган туганы ту­рында мәгълүматлар эзләп, аның шул шәһәр өчен барган сугышларда һәлак булганын ачыклаган идек. Мин аның исемен шундагы туганнар каберлегендәге исемлеккә кертүне сорап шәһәр хәрби комиссариатына хат юлла­дым. Менә мэриядән уңай җавап биргәннәр.

    – Зөфәр, бу эшкә ничек керешеп киттегез?–дип кы­зыксынам.

    – Бөек Ватан сугышы ялкыны бер генә гаиләгә дә кагылмый калмаган бит. Үзебезнең солдат бабайларның истәлекләрен, фронт юлларын өйрәнүдән башланды бу эш. Минем өч бабам сугышта катнаш­кан. Әнием ягыннан бабаем Хуҗаҗан Хуҗиәхмәтов 24 яшендә фронтка алынып хәбәрсез югалган. Әтием ягыннан дәү әниемнең ике абыйсы фашистларга каршы көрәшкән. Аларның берсе Зиннәт Шәйдуллин, шөкер, исән, Казанда яши. Ә икен­чесе – Хадиулла сугышның беренче көннәреннән фронтка киткән, каты яра­ланып, госпитальдән авыл- га кайткан. Савыккач кабат сугышка алынган. Тагын каты яраланып, авылга бер күзсез кайткан. Әмма су­гыш җәрәхәтләре үзенекен иткән – тыныч тормышта бабай бер ел гына яшәп кал­ган,–әнә шулай якын итеп, горурланып сөйли Зөфәр каһарман бабалары турын­да.

    Эзләнү эшләренә ул үзенең дусларын да җәлеп иткән. Энесе Рөстәм, Каракүл авылыннан Семен Николаев, Дмитрий Борисов һәм башка яшьтәшләре бу игелекле гамәлгә бик теләп кушылганнар. Авылдагы мәктәп балаларын да әлеге эш белән кызыксындыра­лар, аларга авылдашлары – сугыш каһарманнары ту­рында сөйлиләр. Малайлар­ны футбол уйнау серләренә дә өйрәтәләр. Дөньяның иң оста футболчылары үзебезнең Казанга килергә торганда, кайсы гына үсмер бу уен белән җенләнми икән.

    Ә Җиңү көненә ба- гышланган футбол мат­чы күтәренке рухта узды. Егетләр матур уен күрсәттеләр, күп голлар керттеләр. Уен 6:4 исәбе белән тәмамланды.

    – Хәер, капкага ничә туп кертү безнең өчен ул кадәр мөһим дә түгел. Иң әһәмиятлесе – яшьләр арасындагы дуслык һәм бердәмлек, спорт харак­теры. Бу уен белән без якты киләчәгебезне як­лап сугышкан бабалары­быз хатирәсен яңартабыз, аларга чиксез рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Бүгенге аяз күгебез өчен без аларга – җиңү солдатла­рына бурычлы,–ди Зөфәр Вәлиәхмәтов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: