Авыр, дип тормыйча, күтәрәләр генә
Пауэрлифтинг - авыр атлетиканың бер юнәлеше, яткан килеш штанга күтәрү дигән сүз. Зур физик көч, нык исәнлек таләп итүче бу спортны массакүләм дип әйтеп булмый, һәрхәлдә, республика ярышларында барлык районнар да үз вәкилләрен җибәрә алмый.
Ә безнекеләр пауэрлифтингны үз итте. Әле генә үткән Татарстан чемпионатында тулы команда катнашты Әлки районыннан. Һәм нәтиҗәләр дә әйбәт: 59 кг га кадәрге үлчәү категориясендә Әнҗерәдән Галимов Илнур өченче урынны яулады, 83 кг га кадәр спортчылар арасында "Алинә" спортзалы хезмәткәре Габидуллин Илһам дүртенче нәтиҗә күрсәтте. Хатын-кызлардан бердәнбер вәкилебез Зыятдинова Гөлнур 84 кг га кадәрге үлчәү категориясендә I урынны яулады!
Ветераннарыбыз да сынатмадылар: 60-69 яшьлекләр арасында Галимов Әнвәр III урынны алды. Үз төркемнәрендә Зыятдинов Касыйм (50-59 яшьлекләр), Гарипов Рәшит (59-60 яшь) Фәттахов Газинур (40-45 яшь) шулай ук III урыннарны яулый алдылар.
Команданы ярышларга тренерлар Зыятдинов Касыйм һәм Фәттахов Газинур әзерләде.
Фәниснең чираттагы җиңүе
Карга авылында туып үскән, хәзер Казандагы "Стрела" спорт клубында шөгыльләнүче Фәнис Низамов та пауэрлифтингта уңышлары белән шаккатыра. Ул сентябрь ахырында спортның бу төре буенча ел саен үткәрелә торган Россия кубогында ярышларда катнашып (Санкт-Петербург шәһәрендә үтте алар), 125 кг авырлык күтәреп, III урынны алды! Ә бит Фәниснең үз авырлыгы 59 кг чамасы гына! Фәниснең остазы - Россия Федерациясенең атказанган тренеры Бәдретдинов Билал. Ә районда аны пауэрлифтинг серләренә беренче булып Зыятдинов Касыйм өйрәткән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.7700
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.8600
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.17400
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде14600
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.17700
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.44600
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.23800
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.40700
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккән Гадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.44600
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган 15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.23800
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.17700
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.17400
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде14600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика