Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батыр Талибулла абыйга лаеклы алмаш үсә!

Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында татарча көрәш буенча ачык турнир үткәрелде. Әлеге бәйге күп тапкырлар район Сабан туе батыры булып калган, республика бәйгеләрендә чемпион исемен алган Талибулла Мотыйгулла улы Яруллин хөрмәтенә оештырылды. Ярышта әлкилеләрдән тыш Алексеевск, Аксубай, Биектау, Нурлат, Чистай, Тукай районнарыннан көрәшчеләр катнашты. Әлеге зур бәйгенең төп спонсоры...

Татарча көрәш бәйгесе сагындырырга да өлгергән - "Алинә"нең тамаша залы җанатарлар белән шыгрым тулы. Яшьләр күп, шулай ук урта буын, өлкәнрәкләр дә шактый килгән. Бүген ике келәмне 1995-1998 һәм 1999-2003 елларда туган яшүсмерләр, егетләр кыздырачак. Сәгать 10 тулуга келәмнәргә беренче көндәшләр чакырылды да инде. Бер сәгать чамасы билләрне сынап карагач, әлеге зур бәйгене ачу тантанасы башланды.
Келәмгә чыгасы яшьләрне, җанатарларны иң элек муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сәламләде.
- Соңгы елларда республикабызда, шул исәптән Әлки җирендә дә спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү өчен бик күп эшләнә. Бүген көрәш бәйрәме үтәсе бу залга гына карагыз - иркен, заманча бинада спортның күп төрләре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Әлки төбәге гомер-гомергә үзенең батыр көрәшче уллары белән дан тотты. Бүген көрәш мәйданына чыгасы яшь буын аларга лаеклы алмаш булыр, - диде Александр Никошин.
Тантанада сүз ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының баш белгече Риваль Хафизовка да бирелде. Ул Талибулла ага Яруллин хөрмәтенә үткәрелүче бу бәйгенең әһәмиятен бик югары бәяләде.
- Мондый чаралар яшьләрдә өлкән буын батырлары белән горурлану һәм аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә зур этәргеч бирә, - диде ул.
Районыбызда бу зур спорт бәйрәмендә Россиянең татар-башкорт көрәше федерациясе вице-президенты, профессор Фаил Әхмәдиев та катнашты. Фаил Габделбәрович әлкилеләрнең йөрәгенә май булып ятарлык сүзләр әйтте:
- 70-80 нче елларда Әлки районыннан республика күләмендә батыр булып танылган көрәшчеләр байтак чыкты. Бүген шуларның берсе Талибулла ага Яруллин түребездә утыра. Өлкән буын чемпионнарга лаеклы алмаш үсеп килүе дә куандыра. Быел Казанда үтәсе 27 нче Җәйге Универсиада программасына да милли көрәшкә бик якын булган билбаулы көрәш кертелде. Бу спортның әлеге төрен дөньяга таныту дигән сүз.
Тантанада дәрәҗәле кунаклар шактый чыгыш ясады. Талибулла Яруллинга бу бәйгенең истәлеге итеп зур бүләкләр дә тапшырылды. "Хәйруллин хәйрия фонды" Талибулла аганың үзе биеклек суыткыч бүләк итте.
Әтисен аңа багышланган спорт бәйрәменә алып килгән Тәлгать Яруллин Талибулла ага хөрмәтенә үткәрелүче бу зур чараны оештыручыларга, бигрәк тә аның спонсоры Илсур Гайнетдиновка олы рәхмәтләрен ирештерде.
Районда спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен муниципаль район башкарма комитеты исеменнән Илсур Гайнетдиновка һәм аның бертуган сеңелесе эшмәкәр Гүзәл Гатауллинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Илсур Шәүкәтович заманында, мәрхүм әтисе нәзерен үтәп, Базарлы Матакта мәчет салдырган иде. Ул бүген дә мәчетнең зур чыгымнарын үз өстенә алып, әлеге изге йортка һәрдаим ярдәм итеп тора. Инде ул яшьләрне шулай дәррәү куптарып, дәртләндереп, ярышлар үткәрү инициативасы белән дә чыккан, зур бәйгенең иганәчесе булырга теләк белдергән икән, мондый якташларыбыз белән ихластан горурланасы гына кала.
Көрәшчеләр, бәйгене тамаша кылучылар алдында якташыбыз (Бибай Чаллысында туып үскән), җырчы буларак танылып килүче Нияз Җәлалов чыгыш ясады. Шулай ук яшь җырчыбыз, моңлы тавышы белән күпләр күңелен яуларга өлгергән Рифат Садыйков, оста башкаручы Алексей Федонин чыгышлары да бик җылы кабул ителде.
Инде янә келәмнәр яшь көрәшчеләр хозурына тапшырылды. Егетләр икешәр минут җилкәләренә сөлге салып көрәшәләр. Әгәр төп вакыт дәвамында җиңүче ачыкланмаса, тагын ике минут сөлгене билгә бәйләп көндәшләре алдында көчләрен, осталыкларын исбатларга тиешләр.
Дикторлар безне уен барышы, кемнең күпме очко җыйганы белән таныштырып торалар. Көрәшнең барышы зур таблоларда да яктыртыла. Тамаша кылучылар өчен бу бик уңайлы. Кыскасы, бәйге республика дәрәҗәсендә оештырылган ярышлардан бер дә ким түгел.
Кайсы районнан ниндирәк дәрәҗәдәге көрәшчеләр килгән икән дип, ярышка мөкиббән китеп утырам. Карыйм, Биектау егетләре шактый оста бил алышалар. Берничә көндәшен сыртына салган биектаулы Алмаз Шәмсетдинов белән сөйләшеп тә алдым.
- Минем үлчәмдә көрәшүчеләр күп. Монда бит бер җиңелсәң, Олимпиада системасы буенча ярыштан төшеп каласың. Шуңа да бик игътибарлы булырга кирәк.
- Әлки районында булганың бар идеме соң?
- Юк, беренче тапкыр Базарлы Матакка килдем. Башта районны картадан карадым. Бик ерак дип уйлаган идем. Юк икән, ике сәгатьтә килеп тә җиттек.
- Син 45 килограммнан югары үлчәмдә көрәшәсең. Кулыңа сөлге алганга күптәнме?
- Мәктәптә укый башлаганчы ук көрәш секциясенә йөрдем. Хәзер инде ныклап торып шөгыльләнәм. Бездә дә Әлки районындагы сыман көрәш спортына игътибар бик зур. Киләсе ярышларга без дә сезнең егетләрне Биектауга чакырырбыз әле, - ди Алмаз.
Әлегә ике келәмдә дә бил алышу бик актив бара. Инде лидер командаларны чамаларга була - әлкилеләр әледән-әле якташларын җиңү белән шатландыралар. Нурлат, Алексеевск районы көрәшчеләре дә сынатмый.
"Алинә"дә зур көрәш бәйгесе көне буе барды. Сәгать дүрт тулып узгач кына мавыктыргыч бу бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Лаеклы җиңү яулап бүләкләнүче көрәшчеләрнең һәркайсы тамашачыларның көчле алкышлары белән сәламләнде. Үзебезнең район егетләренең исемнәре аталганда без, билгеле, аеруча горурлану кичердек.
1995-1998 елгылар арасында 45 килограммга кадәр үлчәмдә Ташбилгедән Алмаз Ситдыйков чемпион булды. Икенче урында - Түбән Әлкидән Алмаз Хәкимов. 50 килограммга кадәр үлчәмдә кунакларыбыз алдыра төште, безнең егетләрдән Илнар Галәүтдинов (Базарлы Матак) кына өченче урынны ала алды.
55 килограммга кадәр авырлыкта Базарлы Матактан Рәмис Миндубаевка тиңнәр булмады. Ташбилге егете Алмаз Абдуллин бу үлчәмдә өченче булды. 60 килограммга кадәр үлчәмдә Илнур Рамазанов чемпион булды. Ул Тукай районыннан килгән, Талибулла аганың туганының улы булып чыкты. Димәк, Батыр Талибулла династиясе дәвам итә. Марат Сабиров (Базарлы Матак) шул үлчәмдә өченче урынны алды.
65 һәм 70 килограммга кадәр үлчәмдә көрәшкән егетләребезгә "афәрин!" диясе генә кала. Җиде район көрәшчеләре арасында үткән бәйгедә барлык призлы урыннарны да алар яулады. 65 килограммга кадәр беренче - Иске Чаллыдан Фидаил Зибәтов, икенче - Яңа Салманнан Радик Нурмөхәммәтов, өченче - Иске Чаллыдан Илнур Шәмсетдинов. 70 килограммга кадәр беренче - Алмаз Хафизов (Базарлы Матак), икенче - Айрат Фәттахов (Карга), өченче - Радик Ибәтуллин (Иске Салман).
Яшьрәкләр - 1999-2003 елларда туганнар арасында да призлы урыннарны алган егетләребез күп булды.
28 килограммга кадәр үлчәмдә җиңүчеләрнең барысы да безнеке. Яңа Салманнан Алмаз Хәйруллин - беренче урында, Алпардан Илнар Демидов - икенче, Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин өченче урында.
32 килограммга кадәр үлчәмдә Яңа Салманнан Азат Задаев икенче урынны, 36 килограммга кадәр үлчәмдә Базарлы Матактан Салават Мәрдиев беренче урынны алдылар. 45 килограммга кадәр үлчәмдә Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин икенче булды. 45 килограммнан югары авырлыкта исә Руслан Нуретдинов (Базарлы Матак) - икенче, Азат Фәттахов (Карга) - өченче урыннарга ия булдылар.
Гомумкоманда зачетында Әлки районы командасы беренче урынга чыкты. Алексеевскилылар - икенче, Биектау командасы өченче урында.
Җиңүче егетләребезгә бүләкләр тапшыручылар арасында "Җыен" фонды генераль директоры Фуат Рафиков, Нурлат районы "Агрохимсервис" берләшмәсе җитәкчесе Дамир Фәсахов та булды.
Бүген, яшьләрне тәрбияләүдә проблемалар җитәрлек булган заманда, үсмер малайларыбыз һәм егетләребезнең файдалы да, матур да спорт - милли көрәш белән шулай күңел биреп һәм мавыгып, җитди итеп шөгыльләнүе үзе зур куаныч. Ярышларны тамаша кылган бик күпләр моңа басым ясадылар. Ә инде яшьләрне бу файдалы шөгыльгә тартучы, шушындый зур бәйгеләр оештырып, аларны финансларга теләк белдереп торучылар булу Талибулла аганың дәвамчылары күп буласына тагын да зуррак ышаныч һәм өмет тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батыр