Базарлы Матак гимназиясе укучысы Әлфинә Шәйхетдинова 60 кг авырлыктагы атлетик штанганы күтәрә ала
Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 нчы сыйныфында укучы Әлфинә Шәйхетдинова – пауэрлифтинг белән шөгыльләнеп, республика буенча үткәрелгән ярышларда җиңүләр яулаган, спорт мастерына кандидат исемен алган кыз.
Телебезгә кергән һәм спорт төрен аңлатучы әлеге инглиз сүзе “көч”, “күтәрү” дигәнне аңлата. 15 яшен тутырып килүче бу кыз, чыннан да, штанга күтәрү белән шөгыльләнә. Аның республика күләмендә үткән ярышларда җиңүләре хакында еш язабыз. Әлфинәнең уңышларын безгә тренеры Газинур Фәттахов җиткерә. Аны һәрвакытта да: “Ул бик тә тырыш, максатчан, үҗәт, чын спортчы”, – дип мактый. Район данын яклаучы бу укучы турында күп язабыз, әмма үзен күреп сөйләшкәнебез юк иде. Чираттагы җиңүеннән соң, редакциягә чакырдык үзен. Һәм ул һич ялындырмый килеп тә җитте. Бүлмәгә, кояштай елмаеп, кыскарак буйлы, чандыр гәүдәле бер кыз килеп керде. Мөселман динендә булуын күрсәтеп, килешле итеп яулыгын да бәйләгән. Менә шул нәфис кызчык 60 кг лы штанга күтәрсен әле! Шунда уңышлар артында никадәр зур тырышлык куелуын күз алдына китереп, үзеннән-үзе тел шартлатырсың.
– Әлфинә, син ничек итеп, бер карашка, кызлар өчен хас түгел булып тоелган спорт төрен сайладың: пауэрлифтинг белән шөгыльләнә башладың? – дип сорадым мин дә иң элек, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча.
– Минем умыртка баганасы авыртты. “Арка мускулларын ныгытырга кирәк”, – диделәр табиблар. Һәм мин 6 нчы сыйныфта укыган чагымда район үзәгендәге “Алинә” спорт залына тренажерларда шөгыльләнү өчен йөри башладым. Аннары тренер Газинур абый күнегүләр ясап карарга тәкъдим итте: штанга белән чүгәләү, аны билгә кадәр тарту, яткан килеш этү һәм башкалар. Мин тренер әйткәннәрне эшли алдым. Кулымда көч барлыгын тойдым, – дип сөйләп китте ул спорт белән шөгыльләнә башлавы турында.
– Ә бу мавыгуыңны өйдә ничек кабул иттеләр?
– Мин үзем спортны яратам, ул минем хәлемнән килә. Хәтта турникта да 12 тапкыр тартыла алам. Ярышта куелган максатка ирешкәч, хөкемдарларның югары бәяләп, өч ак түгәрәкне күтәргәндә һәм пьедесталның 1 нче баскычына баскандагы шатлык – онытылмаслык кичерешләр ул. Билгеле, әти-әнием бу шөгылемне бераз өнәп бетерми. “Штанга күтәрү – кызлар өчен түгел ул”, – дип тә әйтәләр. Әмма минем спорт залына яратып йөрүемне, аннан үземә энергия алып кайтуымны, күзләрем очкынланып януын күреп, каршы килмиләр. Җиңүләр яулагач, минем белән горурлануларын да яшермиләр. Аннары иң мөһиме – сәламәтлек, спорт миңа, чыннан да, булышты: арка авыртуы бетте. Әти-әнием боларның барысын да яхшы аңлый, рәхмәт үзләренә.
– Син – районда пауэрлифтинг белән шөгыльләнүче бердәнбер кыз. Бәлки, аны зыянлы дип уйлыйлардыр. Яшьтәшләреңә ни дип әйтер идең?
– Спортның күпчелек төре сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Штанга күтәрү дә искәрмә түгел. Әмма тренер белән шөгыльләнәсең, техниканы үтисең икән, зыяны юк. Аннары зур авырлыкларны син махсус аяк, өс киемнәре киеп, билгә каеш буып башкарасың, алар имгәнмәскә ярдәм итә.
– Киенү рәвешеңә карап та, синең дини кагыйдәләрне үтәвең күренә. Мәктәптә укуга да өлгерергә кирәк. Алар спортка каршылык тудырмыймы? Һәм ничек син боларның барысына да өлгерәсең?
– Без гаиләбез белән дини. Әти-әни ислам таләпләрен үти һәм безне дә кечкенәдән үк шулай тәрбияләделәр. Яулыкны 1 нче сыйныфта укыганда бәйли башладым. Дин буенча гаурәтне күрсәтерлек киемнәр кияргә ярамый. Спорт костюмы, билгеле, кысып тора, аяк-куллар ачык. Әмма мин бар җир дә капланырлык итеп киенәм, сүз әйтүче, каршы килүче юк, шулай ярышларга үтәм. Биш вакыт намазны калдырмыйм. Укуда да тырышып әзерләнәм, “бишле”гә генә укыйм. Вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгерәсең, дип саныйм.
– Тормышыңда зур җиңүләр алдадыр. Шулай да бүгенге көндә нинди бәйгедә ирешелгән уңыш синең өчен аеруча кыйммәт?
– 7 нче сыйныфта укыганда ук, Татарстан беренчелегендә 1 нче урынны алдым. Анда мин 47 кг үлчәү авырлыгында штанга белән өч төрле күнегү ясадым һәм гомуми авырлык 212,5 кг булды. Беренче җиңү, билгеле, аеруча кадерле. Шулай да иң зур уңышым – Идел буе федераль округы беренчелегендә 2 нче урынны алуымны саныйм. Чөнки мин анда үз республикабыз гына түгел, ә башка төбәк спортчылары белән ярыштым.
– Мәктәпне тәмамлагач та, спорт юлыннан китәргә, аны һөнәрең итәргә телисеңме?
– Билгеле, спорт һәрвакыт янәшәмнән атлаячак, ул минем мавыгуым булыр, дип уйлыйм. Ә үзем алга таба инглиз теле яисә программалаштыру белән бәйле һөнәрне үзләштерергә уйлыйм.
Әлфинә менә шулай алдына максатлар куюы һәм аларга ирешүе белән дә сокландырды. Спорт буенча да хыяллары бар әле аның: пауэрлифтинг буенча ул спорт мастеры исемен яуларга һәм Россия беренчелеге буенча үткән ярышта катнашырга тели. Ә моның өчен Идел буе федераль округы буенча бәйгедә җиңү яуларга кирәк. “Ныклап шөгыльләнергә кирәк булачак”, – ди кыз, уңышларның асылы нидә икәнлеген яхшы аңлап. Әлфинә үзенең волейбол уйнарга яратуы, гимназия командасының яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе турында да сөйләде. “Беренче турдан үтеп, зонага чыктык. Анда да аздан гына 1 нче урынны яуламадык”, – диде ул. Менә шулай Әлфинәдә яшүсмерлек чорына бәйле “холыксызлыклар”га урын юк. Ул яхшы уку, җиңүләргә ирешү уты белән янып яши. Кыскасы, ул – “бишлегә” генә укучы, спортчы һәм тыйнак, бик тә мөлаем кыз.
Әлфинә Шәйхетдинова яулаган җиңүләр:
2023 ел – Татарстан беренчелеге – 1 нче урын, абсолют зачетта – 2 нче урын;
Идел буе федераль округы беренчелеге – мастер спортына кандидат исемен яулау.
2024 ел – Татарстан беренчелеге – 1 нче урын, абсолют зачетта 1 нче урын.
Татарстан Чемпионаты – 2 нче урын;
2024 ел – Идел буе федераль округы ярышы – 2 нче урын.
2025 ел – Татарстан беренчелеге– 1 нче урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев