«Бердәм Россия» туган көнгә – теннис турниры
Үткән атнада "Алинә" универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча район турниры булды. Әлеге бәйге "Бердәм Россия" партиясе төзелүгә 10 ел тулу хөрмәтенә үткәрелде.
Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары - һәр мәктәптән һәм авыл җирлегеннән икешәр егет һәм кыз катнашты. Урта Әлки, Карга, Түбән Әлки, Иске Матак, Чуаш Кичүе мәктәпләре укучылары аеруча осталык күрсәтте.
Мәктәп укучылары (кызлар) арасында беренче урынны Чуаш Кичүеннән Альбина Хөсәенова, икенче урынны Иске Матактан Дина Демидова, өченче урынны Чуаш Кичүеннән Айгөл Мусина алды. Егетләр арасында Иске Матактан Антон Леонтьев - беренче, Каргадан Айнур Вәлиев - икенче, Чуаш Кичүеннән Илназ Мусин өченче булды.
Авыл яшьләре (хатын-кызлар) арасында иң зур осталыкны Базарлы Матактан Анна Чуманова күрсәтте. Икенче - Түбән Әлкидән Алина Шилкова, өченче урында - агрокөллият филиалыннан Гөлназ Галиева.
Ир-егетләр арасында беренче урынны Иске Матактан Владимир Лычников, икенче урынны Базарлы Матактан Рәмис Ситдиков, өченче урынны Түбән Әлкидән Нияз Гирфанов яулады.
Инвалидлар һәм ветераннар арасында Базарлы Матактан Илшат Фәхриев, Каргадан Фәнис Низамов һәм Базарлы Матактан Әнвәр Галимов призлы урыннар алдылар. Шуны әйтергә кирәк, инвалидлар теннис спортын бик яраталар, республика ярышларында катнашып алдынгы урыннар алалар. Әйтик, Илшат Фәхриев ел саен республика бәйгесеннән алдынгылыкны алып кайта.
Ә менә район мәктәпләрендә, яхшы спорт заллары булса да, бу төр спортны үстерүгә тиешле әһәмият бирелми. Бу бигрәк тә Юхмачы, Хузангай, Иске Салман, Кошки, Төгәлбәй мәктәпләренә кагыла. Ә бит теннис өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәкми.
Турнирда команда зачетында Чуаш Кичүе мәктәбе беренче, Иске Матак - икенче, Карга мәктәбе өченче урынны алдылар. Ә авыл җирлекләре арасында Базарлы Матак - беренче, Иске Матак - икенче, Түбән Әлки өченче булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 15:41Гөлнур Сәгыйтова: Йөртүчеләр үзләре генә түгел, пассажирлар да зыян күрде Уку елы ахырына якынлаша. Тугыз ай буе тырышып укыган кызларны-малайларны алда озын яллар көтә.15600
-
19 май 2022 - 15:3819 май – Татарстан матбугаты көне Хөрмәтле “Әлки хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән котлыйм.13300
-
19 май 2022 - 14:12Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды 14-15 май көннәрендә Казандагы Волейбол үзәгендә “Мәктәп волейбол лигасы” ярышлары үткәрелде.14400
-
19 май 2022 - 13:18Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.13800
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.19000
-
19 май 2022 - 14:13Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
20 май 2022 - 07:43Рабигә Фәтхетдинова: «Буем кыска булганга, урман кистерми иделәр»Барлык документларга кул куелган, вак-төяк әйберләр җыелган, дуслары белән дә хушлашып өлгерде инде. Барысы да әйбәт кебек. Тик менә Суслонгердан китәргә җыенып йөргәндә күргән төше генә егеткә тынгы бирми...13100
-
19 май 2022 - 15:40Әлки районында Сабантуе 11 июньдә үткәреләчәкХалкыбызның яратып һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй быел 11 июньдә, шимбә көнне үткәреләчәк.14800
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.57100
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.29400
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.28600
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде22500
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.19000
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.17700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика