Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр көмеш медаль яулады

Узган ял көннәрендә "Алинә" универсаль спорт залы футбол сөючеләр белән тулы иде. Бу аңлашыла да. 25-27 октябрьдә биредә республиканың авыл районнары ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча республика чемпионатының финал уеннары узды бит.

Әлеге чемпионат 10 нчы "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында оештырылды.

Менә тамашачыларның көчле алкышлары астында спорт залына чемпионатның икенче зона сайлап алу ярышлары көмеш призеры булган Алексеевск районы командасы, беренче зона сайлап алу ярышлары җиңүчесе Балтач командасы, беренче зона сайлап алу ярышлары финалисты Буа командасы, беренче зона сайлап алу ярышлары көмеш призеры Кама Тамагы командасы, икенче зона сайлап алу ярышлары бронза призеры Түбән Кама командасы, беренче зона сайлап алу ярышлары көмеш призеры Саба командасы, икенче зона сайлап алу ярышлары җиңүчесе Чирмешән командасы, чемпионат дебютанты Ютазы командасы һәм мәйдан хуҗалары булган Әлки районы командасы чыкты.

Финал уеннарын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, республиканың "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов чыгыш ясадылар. Алар ярышларда катнашучы уенчыларны кайнар котлап, зур спорт уңышлары, сәламәтлек, иминлек теләделәр.

Финал уеннарын безгә инде билгеле булган хөкемдарлар - Россиянең мини-футбол ассоциациясе судьясы Альберт Шакиров (Казан шәһәреннән) һәм беренче категорияле судья Радик Садыйков (Буа шәһәреннән) хөкем иттеләр.

Уеннар югары дәрәҗәдә узды. Командаларның барысы да үзләренең осталыкларын, яхшы әзерлекләрен күрсәтә алдылар. Уенчылар бер-берсенә аз гына да йомшап калырга ирек бирмәделәр, һәркем җиңүгә омтылды. Әмма ярыш җиңүчеләрсез булмый бит, ә җиңүне иң көчлеләр яулый.

Киеренке ярышлардан соң Алексеевск, Балтач, Әлки һәм Саба районнары командалары лидерлыкка чыкты. Алар үзара өч призлы урынга дәгъва кылып уйнадылар. Өченче урын өчен Алексеевск һәм Балтач командалары, ә беренче һәм икенче урыннар өчен әлкилеләр һәм сабалылар очрашты.

Әйтергә кирәк, әлеге уеннар аеручы кызыклы булды, уенчыларның югары активлыгы белән узды. Җанатарлар да эмоцияләрен, алкышларын кызганмадылар.

Киеренке көрәштә Алексеевск командасы көндәшләрен җиңде һәм өченче урынны алды. Менә уенның мәйданына сабалылар һәм әлкилеләр чыкты. Беренче очрашуда Саба егетләре үзләренең бәхәссез өстенлекләрен расладылар, 7:0 исәбе белән безнекеләрне җиңелергә мәҗбүр иттеләр. Әмма инде икенче очрашуда әлкилеләр уен барышын үз файдаларына үзгәртергә омтылдылар. Кунаклар капкасына бер-бер артлы берничә туп очты. Ләкин сабалылар да бирешмәде, алар көндәшләр капкасына тагын өч туп керттеләр. Шулай итеп, 10:3 исәбе белән Саба районы командасы лаеклы җиңү яулады. Сабалылар узган елгы чемпионатта да алтын медальгә ия булганнар иде бит. Бу юлы да алар Сабага алтын медаль һәм беренче кубокны алып кайтып киттеләр.

Икенче кубок һәм көмеш медаль безнең районда калды. Өченче урында күрше Алексеевск районы командасы.

Турнирның иң яхшы уенчыларына "Иң яхшы һөҗүмче", "Иң яхшы капкачы", "Иң яхшы сакчы" номинацияләре буенча кубоклар тапшырылды.

Финал уеннарын югары дәрәҗәдә оештырулары, уенчылар өчен бик әйбәт шартлар тудырулары өчен Видади Мәхмүдов "Уңыш" җәмгыяте исеменнән район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Уенчылар, гомумән, барлык кунаклар әлкилеләргә әйбәт каршы алган, кунакчыллык күрсәткән өчен ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.

Валериянең чираттагы җиңүе

26 октябрьдә каратэ буенча районыбыз җыелма командасы Бөтенроссия кекусинкай-каратэ турнирында катнашты.
Әлеге бәйге Удмуртиядә узды. Югары Колчурино авылыннан Валерия Филиппова үзенең яшь һәм авырлык категориясендә икенче урынны алды.

Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадада катнашты

25-26 октябрьдә безнең җыелма команда муниципаль хезмәткәрләрнең 2нче Спартакиадасының Чистайда узган зона ярышларында катнашты.
22 кешедән торган командабыз 7 спорт төре буенча көч сынашты. Дүрт төр ярышта безнекеләр призлы өчлеккә керделәр. Волейболчыларыбыз ышанычлы төстә җиңү яулады, җиңел атлетика буенча командабыз икенче урынга чыкты. Мини-футбол һәм баскетбол буенча безнең муниципаль хезмәткәрләр өченче урыннар алдылар. Әмма теннисчыларыбыз, бадминтончыларыбыз һәм шахматчыларыбыз уңышсыз чыгыш ясады - алар бишенче-җиденче урыннар белән канәгатьләнделәр. Шуның аркасында безнекеләр гомумкоманда зачетында призлы өчлеккә эләгә алмады. Нәтиҗәдә командабыз нурлатлылар белән 4-5 гомумкоманда урынын бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев