Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең Фәнис – иң көчле

Башкалабыз Казанда үткән инвалидларның I Спартакиадасында катнашып, Карга авылыннан Низамов Фәнис зур җиңү яулады - пауэрлифтинг буенча республика күләмендә I урынны алды ул.

Пауэрлифтинг - яткан килеш штанга күтәрү. Фәниснең үз авырлыгы 58 кг, ә ул 100 килограммлы штанганы ансат кына күтәреп, тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да исен китәрде. Хәзер Фәнис тренеры Касыйм Зыятдинов ярдәме белән Россия күләмендә үтәчәк ярышларга әзерләнә, чөнки Татарстан инвалид-спортчыларның җыелма командасына кертелде. Ике ел элек 40 кг авырлыктагы штанга белән күнегүләр ясый башлаган Фәниснең нәтиҗәләре ис китәрлек. Чөнки ул тырыш, үҗәт, максат куеп шөгыльләнә белә. Яңа җиңүләр алып килсен үзенә Яңа 2012 ел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев