Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данис Вәлиуллин “Картинг БДД” кубогына картинг буенча ярышта призлы урын алды

“Картинг БДД” кубогына ярыш d 21 октябрьдә Казанның “Форсаж” картингүзәгендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет оешмасының хезмәткәрләре балалары белән “Картинг БДД” кубогына ярышты.

 Балалар һәм әти-әниләр үз төркемнәрендә аерым ярыштылар һәм һәр номинация буенча призлы урыннар шулай ук аерым билгеләнде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 4 а сыйныфы укучысы Данис Вәлиуллин “Картинг БДД” кубогына картинг буенча ярышта 4 нче урынны алды. Ул диплом һәм 1 000 сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнде. Данис ул – ЮХИДИның Әлки рйоны буенча бүлеге инспекторы, полиция капитаны Рәмзил Вәлиуллинның улы. “Данис бәйгедә икенче тапкыр катнаша. Узган ел бишенче урынны алган иде, ә менә хәзер югарырак күрсәткечкә иреште. Аңа картингта йөрү бик ошый һәм, билгеле, без дә аның уңышларын күреп шатланабыз”, – диләр малайның әти-әнисе. Без дә Даниска укуында уңышлар һәм киләчәктә дә җиңүләр яулавын теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев