Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Егет икәнсез, кызлар!

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан волейбол буенча район беренчелеге ярышлары төгәлләнде. Хатын-кызлар арасында барган волейбол бәйгесе узган елның октябрендә старт алган иде. Анда 17 команда көч сынашты. Ниһаять, җиңүче билгеле, ул - Базарлы Матакның"Авыл яшьләре" командасы.

Волейбол спорты соңгы елларда шактый үсеш алды. Хәзер инде район җыелма командалары төрле республика турнирларында әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп чыгыш ясыйлар. Ирләр волейбол командалары арасында барган ярышлар 22 февральдә җиңүчеләрне ачыклаган иде. Исегезгә төшерәбез: анда беренче урынны -"Алпар", икенче урынны - "Газчы", өченче урынны "Спартак" (Базарлы Матак җыелма командасы) яулады.
Инде менә хатын-кызлар арасында барган бәйгедә дә җиңүчеләрне билгеләр чак җитте. 6 мартта "Алинә" универсаль спорт залында иң көчле 4 команда үз араларыннан чемпионны һәм призлы урыннарга лаекларны ачыкладылар. Иң элек өченче урынны алучыны билгеләү буенча Чуаш Кичүе авыл җирлеге командасы һәм "Радуга" (Пенсия фонды идарәсе, теркәү палатасы) очраштылар. Чуаш Кичүе командасы кызлары, көндәшләрен 3:1 исәбе белән отып, өстенлекләрен күрсәттеләр һәм өченче призлы урынга ия булдылар.
Ә инде финал уенында "Авыл яшьләре" һәм "Альянс" (Н.Дәүли исемендәге гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбе командасы) очрашты. Биредә уенчыларның җиңүгә омтылышы, ихтыяр көче һәм осталыклары аеруча нык сизелде. Уеннарда әле бер, әле икенче команда өстенлек алды. Бары бишенче очрашу иң көчле команданы ачыкларга мөмкинлек бирде.
Шулай итеп, хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионы исеменә икенче ел рәттән Базарлы Матакның "Авыл яшьләре" командасы ия булды. Ә инде осталыгы ягыннан аз гына калышкан "Альянс" командасы кызлары икенче урынны алды.
Чемпион командага күчмә кубок, призлы урыннарны алучыларга медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйгене оештыручылар турнирның иң көчле уенчыларын да билгеләделәр. "Авыл яшьләре" командасыннан Гөлүсә Хәйруллина иң әйбәт уенчы дип танылды. Тупны иң оста бирүче һәм иң оста һөҗүмче дип Ләлә Гаязова ("Радуга") һәм Әнисә Гатина (Чуаш Кичүе) игълан ителде.
Хатын-кызлар арасында волейбол турниры быел уңышлырак оештырылган да иде. Бу җәһәттән тәҗрибә дә арта төшкәндер. Менә финал уеннары да бәйрәм төсендә үтте. Биредә спортчыларга һәм җанатарларга концерт номерлары күрсәтелде, кайнар камыр ризыклары, чәй тәкъдим итеп буфет эшләп торды.
Баш судья Әнәс Вәлиевның гадел хөкем итүче буларак хезмәтен көчле алкышлар белән билгеләп үттеләр. Ә иң күп алкышлар, соклану һәм мактау сүзләре, билгеле, егетләрдәй кыю, көчле һәм оста чыгыш ясаган волейболчы кызларыбыз адресына булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпионат района