Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү бәйрәмен җиңү белән каршыладылар

Сабан туйларына бер айлап вакыт калганда "Алинә" универсаль спорт залында балалар һәм үсмерләр арасында татарча көрәш буенча зур бәйге булып үтте. Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган әлеге ярышларның төп спонсоры якташыбыз, үзе дә зур мәйданнарда баш батыр калган Рәшит Сәмигуллин булды. Бәйге районара ачык турнир кысаларында узды.

Берничә район командасы катнашында үткән татарча көрәш бәйгесенә Казаннан да кунаклар килгән иде. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин һәм районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тантанада катнашуы бәйгене тагын да дәрәҗәлерәк итте.
Келәмгә чыгасы яшь көрәшчеләрне сәламләп, Фердинат Мидхәтович болай диде:
-Татарча көрәш ярышлары районыбызның бик күптәнге тарихында чагылыш тапкан. Гомер-гомергә Карга, Алпар, Үргәгар, Камка, Чаллы, Иске Салман кебек авыллардан баһадир көрәшчеләр чыкты. Әмма берара татарча көрәш спортына игътибар җитеп бетмәгән бугай. Соңгы 10-15 елда без спортның бу төренә яшьләрне тарту буенча даими шөгыльләнәбез. Моның нәтиҗәләре дә күренә, Әлки егетләре республика ярышларында призлы урыннарны ала башладылар. Бүгенге бәйгегә башка районнардан килгән яшь көрәшчеләргә дә рәхмәт. Уңышлар сезгә! Барыгызның да сәламәт, көчле, нык ихтыярлы ир-егетләр булып үсүегезне телим.
Равил Хәйруллин да район башлыгы әйткәннәрне хуплап:
-Әлки республикада исемнәре танылган көрәшче егетләрне күп үстерде. Әйтик, Фердинат Багауов, Фәнил Минһаҗев, Тәлгать Әхмәтшин һәм, билгеле инде, Рәшит Сәмигуллин. Бүген инде аларга алмашка яшь буын килә. Республика күләмендә узган көрәш бәйгеләрендә Әлки егетләре призлы урыннарны әледән-әле яулыйлар. Димәк, сездән өметле яшь көрәшчеләр мәйдан тота башлады,-дип сөйләде.
Равил Гарифуллович милли көрәшне үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Илдар Әхмәров һәм Рамис Вафинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышлап үткәрелгән бу ярышның төп спонсоры Рәшит Сәмигуллин, чит илдә командировкада булуы сәбәпле, районга үзе кайта алмаган иде. Ул яшь көрәшчеләргә уңышлар теләп, кайнар сәламнәрен юллаган.
Яшь кенә булуына карамастан район, республика ярышларында җиңүләр яуларга өлгергән Базарлы Матак көрәшчесе Рамис Миндубаевка турнир флагын күтәрү вазыйфасы тапшырылды.
Көрәш бәйгесен карарга тамашачылар да шактый күп җыелган иде. Алга китеп булса да шунысын да әйтик - ярышларга килгән 340 баланы Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия ашханәләре хезмәткәрләре тәмле ашлар белән сыйладылар. Спортчылар да, тренер-оештыручылар да моңа кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр.
Баш тренер Рамис Вафин көрәш тәртибе белән таныштыргач, берьюлы өч келәмдә малайлар бил алыша башладылар. Һәр келәм алдында зур табло, анда тамашачы өчен ярыш буенча мәгълүматлар - очколар саны, бәйге вакыты - хәбәр ителә. Бу да бик уңайлы әйбер икән.
Бәйгедә 1994-1998 елларда туганнар сигез үлчәмдә бил алышты. Ә 1999-2003 елгы көрәшчеләр арасында алты авырлык үлчәме буенча җиңүчеләр ачыкланды. Көрәш бик матур, судьяларның гадел хөкеме белән барды барды, Оста көрәшчеләребез үсеп килүенә тагын бер кат инандык. Келәмгә Әлки егетләре чыкканда спорт залы аеруча җанланып китеп, җанатарлар көрәшчеләргә көч биреп тордылар.
Түбәндә без һәр авырлык үлчәме буенча җиңүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез. Ә ветеран көрәшче, Әлки егете Тәлгать Әхмәтшин техник яктан оста һәм иң матур көрәш алымнары күрсәткән ике егеткә үз бүләкләрен куйган иде. Аларга Базарлы Матактан Булат Габидуллин һәм Иске Салманнан Ришат Әхмәтшин лаек булды.
Командалар арасында беренче урынны 28 очко җыеп Әлки, икенче урынны Алексеевск (11 очко), өченче урынны Байлар Сабасы (5 очко) районнары яулады. Шулай ук Нурлат, Аксубай районнарыннан оста көрәшүче егетләрне билгеләп үтәргә мөмкин.
Җиңү яулаган һәр егеткә Рәшит Сәмигуллин әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

1994-1998 елларда туганнар арасында җиңүчеләр
36 килограммга кадәр
1.Әхмәтшин Ришат - Иске Салман
2.Абрамов Алексей - Алексеевск
3.Максимов Кирилл - Иске Матак

40 килограммга кадәр
1.Мәрдиев Илназ - гимназия
2.Сафин Адель - Нурлат
3.Гарипов Айнур - Байлар Сабасы

45 килограммга кадәр
1.Шәрипов Салават - Түбән Әлки
2.Игнатьев Николай - Алексеевск
3.Хәйруллин Эльвир - Яңа Салман

50 килограммга кадәр
1.Закиров Динар - Байлар Сабасы
2.Хәлилов Рүзәл - Алексеевск
3.Миндубаев Рамис - Базарлы Матак

55 килограммга кадәр
1.Хөснетдинов Илсур - агрокөллият
2.Сабиров Марат - гимназия
3.Сәүбәнов Айгиз - Байлар Сабасы

60 килограммга кадәр
1.Ибәтуллин Радик - Иске Салман
2.Курнашов Олег - Алексеввск
3.Ситдиков Динар - Ташбилге

65 килограммга кадәр
1.Хафизов Алмаз - Базарлы Матак мәктәбе
2.Мхитарян Самвел - Алексеевск
3.Вәлиуллин Илнур - Алексеевск

65 килограммнан югары
1.Габидуллин Булат - Базарлы Матак мәктәбе
2.Яруллин Фәнис -Алексеевск
3.Мисбахов Илназ - Базарлы Матак мәктәбе

1999-2003 елларда туганнар арасында җиңүчеләр
26 килограммга кадәр
1.Хәйруллин Алмаз - Яңа Салман
2.Демидов Илнар - Алпар
3.Хәмидуллин Илназ - гимназия

28 килограммга кадәр
1.Задаев Азат - Яңа Салман
2.Мәхмүтов Илназ - Алпар
3.Кәлимуллин Әлфис - Яңа Салман

32 килограммга кадәр
1.Мәрдиев Салават - гимназия
2.Мәхмүтов Риназ - Алпар
3.Голодухин Иван - гимназия

36 килограммга кадәр
1.Миндубаев Динар - Иске Чаллы
2.Сәйфуллин Илсаф - Аксубай
3.Гыйниятуллин Фирдүс - Иске Чаллы

40 килограммга кадәр
1.Сафиуллин Рәзил - Иске Чаллы
2.Ибәтуллин Фәнис - Иске Салман
3.Абдуллин Рәмзил - Ташбилге

40 килограммнан артык
1.Нуртдинов Руслан - Базарлы Матак мәктәбе
2.Фәттахов Азат - Карга
3.Локтев Алксей - Хлебодаровка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"