Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Чаңгычылар – иң сәламәт кешеләр”, ди Иске Матак малайлары

15 гыйнварда "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары булды. Осталыкта һәм җитезлектә сынашу өчен районның төп чаңгы юлына районның 19 мәктәбеннән 149 малай һәм кыз стартка басты. Районда чаңгы шуу сезоны Яңа елның беренче атнасында ачылды. Ул көннәрдә "Яшь имәннәр"дәге чаңгы...

15 гыйнварда "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары булды. Осталыкта һәм җитезлектә сынашу өчен районның төп чаңгы юлына районның 19 мәктәбеннән 149 малай һәм кыз стартка басты.
Районда чаңгы шуу сезоны Яңа елның беренче атнасында ачылды. Ул көннәрдә "Яшь имәннәр"дәге чаңгы юлына йөздән артык кеше чыкты.
-Безнең бөтен теләгебез - мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне спортның бу төренә җәлеп итү,-ди яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин. -Районыбыз мәктәпләрендә бик оста чаңгычылар бар. Алар арасыннан бәлки киләчәктә республика күләмендә дан казанган чемпионнар чыгар әле. Чаңгы спортының кешене сәламәтләндерү, әйбәт формада тоту өчен гаять файдалы булуы һәрберебезгә мәгълүм. Мәктәпләрне ел да 40-50 пар чаңгы белән тәэмин итәбез. Быел да шулай булачак. Һәм ул чаңгылар мәктәпләрнең аерым бүлмәсендә тик ятмас дип ышанабыз.
Ярышларны оештырудагы кимчелекләрне дә әйтми узу ярамас. Беренчедән, "Яшь имәнннәр"гә карны ера-ера сәгатьтән артык бардык. Юлларны чистарту бер көн алдан башкарылырга тиеш булгандыр бит. Икенчедән, ярышучылар өчен кайнар чәй белән коймак әзерләргә була иде. Ник дигәндә, ярышка килгән балалар нык өшеде. Шушы арада гына көн салкынайтып җибәрде бит. Бәйгегә нәтиҗәләр ясарга вакыт җиткәндә катнашучыларның яртысы инде кайтып киткән иде.
Ярышлар башланыр алдыннан мин район мәктәпләре арасында иң өлгер чаңгычылары белән мактана алган Иске Матак мәктәбе укучылары белән сөйләшеп алдым. 10 сыйныф укучысы Семен Юманов һәм 11 сыйныф укучысы Денис Ирдинкин "Спортның бу төре сезне нәрсә белән мавыктыра?" дигән соравыма икесе бер тавыштан диярлек:
-Чаңгы шуарга бик яратабыз. Ул бит күтәренке рух бирә. Чаңгычылар иң сәламәт кешеләр дә. Без һәр ярыштан үзебез өчен яңалыклар алып, рухланып кайтабыз. Гомумән, формада булыйм дисәң, спорт белән һичшиксез шөгыльләнергә кирәк,-дип җавап бирделәр.
Семен әле узган ял көннәрендә генә Новочебоксарск шәһәрендә узган Идел буе Федераль округы җиңел атлетика ярышларында үз яшьтәшләре арасында икенче урынны алып кайткан.
Менә ярышка старт бирелде. Чаңгычылар дәррәү урыннарыннан кузгалды. Укучылар үз яшьләренә карап 1 чакрым, 1,5 чакрым, 3 чакрым дистанциягә узыштылар. Әзерлекле чаңгычыларга әлеге араны шуып узу бер дә читен булмады. Ә инде спорт белән атнага бер генә шөгыльләнеп алучыларга финишка килеп җиткәнче шактый тир түгәргә туры килде. Әмма бит дистанция катлаулырак, калкулыклар күбрәк булган саен узышы да мавыктыргычрак.
Әнә финишта беренче җиңүчеләр күренә дә башлады. Аларның һәркайсын алкышлап каршы алдылар. Менә алар - мәктәп укучылары арасында 2014 елның беренче чаңгы ярышы җиңүчеләре:
2002-2004 елгы малайлар арасында җиңүне гел Иске Матак укучылары яулады. Беренчелек Александр Астафьевта, икенче урында - Сергей Идинкин, өченче - Артем Тукмаков. Кызлар арасында беренче - Югары Колчуринодан Арина Филиппова, икенче - Хлебодаровкадан Есения Дмитриева, өченче - Чуаш Борнаеннан Ирина Дулатова.
1999-2001 елгы малайлар арасында да Иске Матак мәктәбе укучылары Вячеслав Юманов, Николай Абасев, Роман Матюшкин беренче урыннарны алдылар. Кызлар арасында Борискинодан Алена Самарина, Иске Тахталадан Кристина Смирнова, Иске Матактан Марина Ермолаева җиңү яуладылар.
1996-1998 елгы үсмер малайлар арасында беренчелек Виталий Казаковта (Борискино), икенче - Александр Шамышев (Борискино), өченче - Семен Юманов (Иске Матак).
Кызлар арасында беренчелекне Иске Матактан Людмила Михайлова алды. Икенче - Наталья Смирнова (Иске Тахтала), өченче - Карина Леонтьева (Югары Колчурино).
Чаңгы ярышындагы фотоларны безнең группада карый аласыз: vk.com/club64690122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев