Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илебездә бер ай дәвам иткән футбол бәйрәме безгә ничек йогынты ясады? Сораштыру

Футбол буенча дөнья чемпионаты ахырына якынлашты.

  Инде дөньяның иң көчле футбол җыелмалары билгеле. Берничә көннән чемпион команда да ачыкланачак. Илебездә бер ай дәвам иткән футбол бәйрәме безгә ничек йогынты ясады, нинди тәэсирләр калдырды, нәрсәгә өйрәтте?

 

Андрей Агапов, район контроль-хисап палатасы рәисе:

– Футбол – минем иң яраткан спорт төрләренең берсе. Үземне белгәннән бирле футбол уйныйм дисәм дә була. Әле дә, ветераннар арасында ярыш­лар оештырылса, бик теләп катнашыр идем. Төрле дәрәҗәдәге футбол турнирларын да һәрдаим күзәтеп торам. Әлбәттә, дөнья чемпионатының барлык мат­чларын да карап барам. Узган ел Конфедерацияләр Кубогы матчын “Казан-Арена”га барып та карадым. Ә быелгы уеннарны телевизордан күзәтәм. Моның үз өстенлеге – экраннан матчның төрле моментла­рын кабатлап та күрсәтәләр, комментаторлар бик күп мәгълүмат та бирә.

Аңлашыла ки, һәркайсыбызның игътибар үзәгендә – үзебезнең ил җыелмасы. “Өйдә диварлар да булыша” дигәне дә үзенекен иткәндер, футбол­чыларыбыз бу чемпионатта үзләрен бик яхшы яктан күрсәттеләр. Футбол сөючеләрне чиксез шатланды­рып, чирекфиналга җиттеләр. Тик менә Хорватия белән хәлиткеч уенда оттырдылар. Минем фикеремчә, футболчыларыбызның ярымфиналга узарга да шан­слары зур иде. Әмма алар мөмкинлекләрен фай­даланып җиткермәделәр, уен тактикасын дөрес сайламадылар, күбрәк саклануда (оборонада) уйна­дылар бугай. Бу чемпионат безне күп нәрсәгә өйрәтте. Җыелма командабызны яшь, оста уенчылар белән тулыландыру зарур. Футболның дәрәҗәсен күтәрү, яхшы җыелма команда туплау өчен безгә бөтен ил күләмендә балалар-яшьләр футболын үстерергә кирәк. Ә алдагы көннәрдә безне чемпионатның иң хәлиткеч һәм кызыклы матчлары көтә. Минем үземә футбол чемпионы титулын Франция командасы яу­лар кебек тоела.

Галина Самарина, Борискино авыл җирлеге баш­лыгы:

– Моңа кадәр мин футбол белән бөтенләй кызык­сынмый идем. Ә менә чемпионат битараф калдырма­ды гына түгел, үзенә бөтереп алды, футбол дигән уен­ны чын-чынлап яраттырды. Хәзер инде гаиләм белән бергә матчларны телевизор экраныннан аерыла ал­мый карыйм. Чын ихластан җан атам, шатланам, бор­чылам. Россия футболчыларына әфәрин! Алар ничек яхшы уйнадылар, футбол кырында үзләрен чын ге­ройларча тоттылар. Аларның уңышлары да, илебезнең бу дөнькүләм турнирны шундый югары дәрәҗәдә оештыруы да – безнең өчен зур горурлык. Минемчә, футбол – бөтен дөнья халыкларын берләштерүче зур көч. Төрле илләрдән килгән меңнәрчә туристларның Россиягә рәхмәт әйтүләре шулкадәр сөендерә! Әле үземә дә Мексика җанатарлары белән аралашырга насыйп булды. Базарлы Матакның бер кафесында очраттым киң эшләпәләр кигән, йөзләрендә елмаю балкыган бу чит ил кунакларын. Краснодардан Ка­занга барулары, әле Болгарга юнәләләр икән. Арадан берсе бераз русча сукалый, минем белән шулкадәр теләп аралаштылар. Россияне бик ошатуларын, монда халыкның ачык күңелле булуын әйттеләр. Шунда мин инглиз телен белмәвемә ихластан көенеп куйдым.

Зөфәр Вәлиәхмәтов, Казан технология универси­теты студенты, Апак авылы:

– Футболны бик яратам. Кечкенәдән уйнап үстек, әле дә күрше-тирә авыллардагы яшьтәшләр, дуслар белән очрашулар оештырабыз. Ә дөнья чемпиона­ты – илебез өчен тарихи вакыйга, барыбызга да зур бүләк һәм гаҗәеп бәйрәм булды. Дөресен әйткәндә, үзебезнең командага әллә ни өметләр багламаган идек, хурлыкка гына калмасыннар дип теләдек. Ә алар нинди искиткеч уен күрсәтте! Хәзер уенчыларның күбесе россиялеләрнең кумирына әйләнде.

Ә Казанда ай буе нинди күтәренке мохит хөкем сөрде! Башкалабызның искиткеч матурлыгы, битләренә илләре билгеләрен төшергән, милли фла­глар бөркәнгән җанатарлар, кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр, бәйрәм рухы – болар күңелдә онытылмый сакланыр, озак сагындырыр әле. Шәһәр халкы кунакчылылыгы, ачыклыгы, мөләемлыгы белән сокландырды. Туристларның сорауларына һәркем бик теләп җавап бирде, кирәк икән, өйрәтте, юл күрсәтте. Үземә дә Аргентина, Иран, Бразилия җанатарлары белән аралашырга туры килде. Инглиз телендә сөйләштек. Алар Россия турында бик әйбәт фикердә калуларын, Казанга тагын да килергә теләүләрен, биредә халыкның чибәр, ачык йөзле, хәерхаһлы бу­луын әйттеләр. Минемчә, футбол дөнья халкының күзләрен ачты, Россиягә карата яхшы мөнәсәбәт ту­дырды. Ә бездә чемпионат ватанпәрвәрлек, илебез белән горурлану хисләрен тагын да ныгытты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев