Яше-карты ярышка чыкты
Узган якшәмбедә бөтен Татарстанда "Россия чаңгы юлы" ярышлары үтте. Билгеле, әлкилеләр дә әлеге спорт бәйрәменнән читтә калмады. Бу көнне "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында мәктәп укучылары, авыл җирлекләре вәкилләре, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, пенсионерлар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Анда 277 чаңгычы катнашты. Шулай ук районның барлык гомумбелем мәктәпләрендә укучылар,...
"Яшь имәннәр"дә узышта 25 оешма, 14 авыл җирлеге, 10 мәктәп чаңгычылары катнашты. Ярышларда җиңүчеләр яшь буенча 4 төркемдә билгеләнде.
18 яшькә кадәр булган үсмерләр арасында беренчелекне Борискино мәктәбеннән Виталий Казаков яулады. Иске Матак мәктәбеннән Денис Ирдинкин һәм Семен Юманов икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында исә призлы урыннарны Дина Демидова (Иске Матак), Снежана Якорева (Чуаш Борнае), Арина Чубукова (Хузангай) алды.
35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Мария Ферапонтова (Иске Матак АҖ), Анна Чуманова һәм Лилия Садыйкова (Базарлы Матак мәктәбе) җиңүче булдылар. 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында призлы урыннарны Людмила Якорева (ветберләшмә), Татьяна Стрелкова (үзәк хастаханә), Наилә Сираева (хәрби комиссариат) алды.
35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында җиңүчеләр - Владислав Захаров (Борискино АҖ), Артем Советников (Иске Хурада АҖ), Илдар Сөләйманов (электр челтәрләре). 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Николай Ирдинкин белән Михаил Леонтьев (Иске Матак АҖ) һәм Александр Краснов (Югары Колчурино АҖ) күрсәттеләр.
Чаңгыга баскан пенсионерлар да байтак иде. Хатын-кызлар арасында Рәмзия Сираҗева (Юхмачы), Рокыя Багауова (Базарлы Матак), Нәфисә Гыйльметдинова (Чуаш Кичүе) призлы урыннарга ия булды. Пенсионер ир-атлардан исә Равил Шакиров (Кошки), Исмәгыйль Хәмидуллин (Базарлы Матак), Федор Казачкин (Базарлы Матак) җиңүчеләр булды. Алдынгы урыннарны алучылар башлыклар, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.
Чаңгы ярышларына бөтен гаиләләре, балалары белән килүчеләр дә елдан-ел арта бара. Чаңгы юлында үткән ял иң рәхәте дә, иң файдалысы да шул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.9300
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.9300
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.18300
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде15200
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.18700
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.45700
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.24400
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.41700
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.18700
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.18300
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде15200
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.9300
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика