Казаныбыз спорт башкаласы булыр
Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә. Казанда узасы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы көннәренә дә елдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Масштабы һәм мөһимлеге буенча Олимпия уеннарына тиң булган Универсиадага әзерлек берничә ел элек башланды. Бүген инде күп кенә спорт корылмалары әзер булып, вакытлыча вузларда файдалануда, калганнары төзелеп бетү стадиясендә.
Күптән түгел Россиянең татар телендә нәшер ителә торган газеталарыннан һәм республиканың татарча басмаларыннан журналистлар чакырып, ике көн дәвамында Универсиадага әзерлекнең барышын күрсәтеп йөрделәр. Моны Универсиада башкарма дирекциясе департаменты белән "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте берлектә оештырды.
Ике көнгә төзелгән программа буенча без спорт корылмалары, Универсиадада катнашасы спортчыларның, туристларның яшәү шартлары, волонтерлык хезмәте оештырылу, шәһәрдә юллар төзелеше, вокзал-аэропортларның үзгәртеп корылуы турында бай мәгълүмат алдык, күбесен үзебез карап йөрдек.
Без, Татарстанда яшәүчеләр, спорт корылмалары төзелешенең күбесе хакында хәбәрдар идек инде. Ә менә чит төбәкләрдән килгән милләттәшләр бик хәйран калып, һәр нәрсә белән җентекләп танышып йөрделәр. Арабызда күрше Ульян өлкәсендә чыгучы "Өмет" газетасы баш редакторы Исхак Хәлимов та бар иде.
-Без Казанның шундый масштаблы үсеше турында гел ишетеп, горурланып яши идек. Ә менә бүген барысын да үз күзләребез белән күреп, Татарстан башкаласының Универсиадага ничек җитди һәм нык әзерләнүенә инандык,-диде ул. Аннан болай дип өстәп куйды:
-Татарстанлылар, бигрәк тә Казан халкы бәхетле. Бу спорт объектлары, уңайлы итеп салынган юллар аларга, аларның балаларына озак еллар хезмәт итәчәк бит әле.
Ә инде Түбән Новгородның Кызыл Октябрь районыннан килгән журналист:
-Без әлегәчә үзебезнең Түбән Новгородны киң колачлы төзелешләр алып барылучы шәһәр исемлегендә дип саный идек. Казан безне һавадан җиргә төшерде - сезнең башкала үзе бербөтен төзелеш полигонын хәтерләтә,- ди.
Самарадан, Оренбургтан, Башкортстаннан, хәтта Молдовадан килгән журналистлар, күпне күргән каләм осталары биредәге төзелешләргә, үзгәрешләргә хәйран калып йөрделәр.
Башта безнең өчен, бигрәк тә чит төбәкләрдән килгән журналистларга кызыклы булыр дип, Казан Кремленә сәяхәт оештырылды. Каләмдәшләребезнең күбесе тәүге тапкыр Кол Шәриф мәчетендә булдылар. Биредә безгә дөньядагы иң зур Коръән китабын күрү дә насыйп булды (21 май көнне бу уникаль китап изге Болгар җиренә күчерелде).
Кол Шәриф мәчетеннән ерак түгел урнашкан, берничә ел элек гаять зур күләмле ремонт һәм реставрациядән соң ишекләрен ачкан Благовещение соборын тыштан гына күрергә насыйп булган иде. Инде без аның зиннәтле, купшы бизәлешле эчке ягын да күрә алдык. Монда кая карама, шунда тарих. Экскурсовод һәр картина турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Ислам һәм православие диннәренең шулай янәшә баруы ул Татарстан халкының туганнарча дус, тату яшәве билгесе дә.
Аннан без 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы төзелеш мәйданында булдык. Бу стадионда 2013 елның 6 июлендә Универсиада ачылу тантанасы һәм 17 июльдә Җәйге уеннарның ябылу тантанасы булачак.
Без соңрак Универсиада башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйровтан Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналарына әзерлекнең башланганмы икәнен дә белештек. Әлеге чараларның сценариен эшләүгә Мәскәүдә төзелгән комиссия җитди алынган икән инде.
Бу тантаналарда татар халкының милли йөзе, үзенчәлекләре калку күрсәтелерме, дип кызыксынды кайбер журналистлар. Казан - Россия дәүләте каласы, һәм Универсиада ачылу, ябылу чараларында Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкның тарихы, мәдәнияты, традиция-йолалары чагылыш табарга тиеш икән. Шулай да комиссия Казанга килеп, җирле халыкның элекке һәм бүгенге яшәү рәвеше хакында күп материаллар туплап киткән.
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: Универсиада ачылу, ябылу тантаналарына билетлар быелның 6 июленнән - нәкъ бер ел алдан сатыла да башлаячак.
Казанда үтәчәк Бөтендөнья студентлар җәйге уеннары көннәрендә Татарстан башкаласына 170 илдән 13500 дән артык спортчы һәм делегация вәкилләре, 1500 җурналист, 100 меңнән артык турист һәм җанатарлар килер дип көтелә.
Белүебезчә, ХХVI Универсиада 2011 елның августында Кытайның Шеньжень шәһәрендә булды. Аның ябылу көнендә Универсиада флагы Казан делегациясенә тапшырылды. "Универсиада синең шәһәрдә" дип исемләнгән акция кысаларында Универсиада флагы Россиянең төрле төбәкләрендә "кунакта" булып, анда ул көннәрдә төрле ярышлар, спорт бәйрәмнәре үткәрелә.
Универсиада башкарма дирекциясе "2013 елгы Универсиада илчесе" программасын тормышка ашыра икән. Бүген әлеге статуска 32 кеше лаек булган. Шуларның берсе - танылган татар спортчысы, җәмәгать эшлеклесе Ирек Зиннуров белән без "Олимп" спорт корылмасында очраштык. Су полосы буенча бик күп халыкара уеннар җиңүчесе булган команда составында чыгыш ясаган бу спортчы бүген "Синтез" клубының баш тренеры. Без аңардан: "Кем соң ул Универсиада илчесе?" дип сорадык.
-Бөтендөнья җәйге уеннарының уңышлы үтүе өчен үзен биш тапкыр җаваплы хис иткән кеше ул,-дип җавап бирде Ирек Зиннуров. Аңлашыла ки, Универсиаданы әзерләүгә бик күп көч куючы шәхесләргә бирелә әлеге исем.
Универсиада өчен төзелгән спорт корылмаларының күбесе белән безне:
-Мондый спорт объекты Россиядә бердәнбер,-дип таныштырдылар.
Әйтик, спортның ишү төрләре үзәген күрсәткәндә аның директоры Андрей Феоктистов:
-Мондый үзәк Россиядә генә түгел, Европада да бердәнбер,-дип бәя бирде. -Биредә суда ишү спортының берничә төре буенча ярышлар үткәрергә мөмкин. Тренировкалар үтү базасы бик бай һәм заманча.
Аннан соң ул: "Менә монда сигез айдан тугыз катлы кунакханә төзелеп бетәчәк",-дип тип-тигез мәйданны күрсәтте.
Әйе, Казан инде бүген тиз һәм барлык таләпләргә туры килерлек итеп сыйфатлы төзергә өйрәнгән шәһәр. Универсиада өчен кунакханәләр дә, спорт корылмалары да вакытында әзер булачагына бүген беркемнең шиге юк инде. Чөнки моннан алдагы эшләре белән Казан аны кат-кат исбатлады. Ә безгә, татарстанлылар буларак, киләсе елда ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүче Казан белән горурланасы гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев