Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кызлар бил бирми

    Түбән Кама шәһәрендә билбаулы көрәш буенча 1996-1998 елларда туган үсмерләр арасында республика беренчелеге булды.

    Анда безнең егет-кызлар уңышлы чыгыш ясадылар: Түбән: Әлкидән Шәрапов Салават 44 кг авырлыктагылар арасында I урынны яулады. Ә менә кызларыбыз өлешенә призлы урыннар күбрәк эләкте: Татар Мулла авылыннан Әсәдуллина Алинә (66 кг) I урынга чыкты, Базарлы Матактан Хисмәтова Ландыш II урынны алды, Мостафина Алинә (Базарлы Матак, 58 кг) өченче нәтиҗә күрсәтте. Безнекеләр 20 команда арасында җиденче урынны яуладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: