Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Командабызның уйнаучы тренеры

Физкультура һәм спортны үстерүгә районда зур игътибар бирелә, шуңадыр, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр, призлы урыннар яулаучылар бездә аз түгел. Шундыйларның берсе - волейбол буенча спорт мастерлыгына кандидат Алексей Новиков.

Алексей белән мине яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин таныштырды. Егет белән сөйләшеп, аралашкач, аның турында газета укучыларыбызга да сөйләргә кирәк, дигән уйга килдем.
Алексей мәктәптә, кече сыйныфларда укыганда ук спортка тартыла. Моны укытучылары да күреп алалар һәм табигый сәләтен үстерергә ярдәм итәләр. Моңа малайның холкындагы ныклык, үҗәтлек, үз дигәненә ирешүгә омтылыш кебек сыйфатлар да ярдәм итә, билгеле. Бишенче сыйныфта волейбол белән шөгыльләнә башлый ул, укытучысы белән бергә уенның серләренә төшенә, үз алымнарын уйлап таба.
-Чынлап торып үзеңне спортка багышларга уйлыйсың икән, күнегүләрне нәкъ менә балачакта ук башларга кирәк. Чөнки спорт әйбәт физик әзерлек, көч таләп итә, ә моңа организмны даими рәвештә чыныктырып кына ирешеп була,-ди Алексей һәм беренче укытучысы, тренеры Азат Шәфиковка рәхмәт әйтә.
1991-1992 елда туган үсмерләр арасында волейбол ярышларында район командасы составында 2007 елда катнаша ул. Һәм шунда ук беренче зур җиңүләр тәмен татый, аларның нинди авыр хезмәт белән бирелгәнлеген аңлый. Республика ярышларында безнең егетне Түбән Каманың "Динамо" клубы тренеры Александр Прасс күреп ала һәм кызыктыргыч тәкъдим ясый: шушы клубта өйрәнүләр үтәргә, параллель рәвештә Яр Чаллыдагы уку йортларының берсендә белем алуын дәвам итәргә.
Бу тәкъдимне Алексей бераз соңрак, 2008 елда Базарлы Матак мәктәбен тәмамлагач кына кабул итә. Һәм "Динамо"ның уенчысы булып китә.
Уңышлар озак көттерми: "Динамо" составында Татарстан ярышларында җиңүләр яулана, 2011 һәм 2012 елларда иң көчле командалар ярышларында иң яхшы уенчы дип таныла. Ә агымдагы елда беренче лига командалары арасында Россия чемпионатында катнашып, волейбол буенча спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек була.
Алексейның спортчы буларак ирешкән уңышлары яшьләр өчен бик яхшы үрнәк. Ул үзе сәламәт яшәү рәвешен, физкультураны пропагандалауга зур игътибар бирә. Аңа яшьләр тартыла, аны лидер дип кабул итәләр. Ә күптән түгел Алексейга безнең районда уйнаучы тренер булып эшләргә тәкъдим иттеләр (уеныннан бүленмичә). Егет ризалашты.
-Башкалар белән уен тәҗрибәмне рәхәтләнеп уртаклашачакмын. Үзен спортка багышларга уйлаган яшьләргә киңәшләрем артык булмас, дип уйлыйм. Районның җыелма командасын тагын да көчлерәк итәсе, зур җиңүләрне максат итеп куясы иде,-ди Алексей Новиков.
Аның сүзләрен җөпләп, волейболны үз итүче яшь спортчыларга, яңа тренерларына уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев