Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

КОМАНДАЛАРЫБЫЗ ФИНАЛГА ЧЫКТЫ

Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә иртәдән кичкә кадәр "Алинә" универсаль спорт залында волейболчылар хуҗа булды. Биредә "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте кубогына волейбол буенча ветеран спортчылар (35 яшьтән узган) арасында зона ярышлары узды. 22 октябрьдә - ир-атлар, ә 23 октябрьдә хатын-кызлар җыелма командалары көч сынашты.

22 октябрь. Уеннар башланырга әле ярты сәгатьләп вакыт бар. Волейболчылар күнегүләр ясап тән кыздыра. Үзе дә оста уенчы, бүгенге ярышларда арбитр сыйфатында катнашучы Әнәс Вәлиев челтәрнең биеклеген кат-кат үлчәп, аны җирдән 2,43 метрлы итеп көйли. Бәйгенең баш арбитры - Россия Федерациясе спорт ветераны Рафаэль Раицкий.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Хәбибуллина волейбол ярышын ачык дип игълан итте. Бәйгедә Әлки, Спас, Аксубай районнары ир-атлар командалары катнашты.

Башта безнең команда спаслылар белән уйнады. Күрше район волейболчылары, әллә юлда талчыкканнар, әллә залга ияләшә алмадылар - кыска гына вакытта исәп 1:8 булды. Аннары безнекеләр файдасына таблода 17:4 саннары пәйда булды. Инде җиңәбез дип торган җанатарларның кәефен төшереп, Спас районы волейболчылары өстенлеккә ия булды. Тиз арада исәп күршеләр файдасына үзгәрде.

Әмма Әлки командасы да көчле. Капитан, район Советы аппараты җитәкчесе, элекке физкультура укытучысы Фәнис Камалов, спорт белән даими шөгыльләнүче район суды рәисе Рәис Гаязов һәм команданың бүтән уенчылары инициативаны үз кулларына алдылар. Уен безнекеләр файдасына 25:16 исәбе белән төгәлләнде. Икенче һәм өченче партияләрдә дә безнекеләр отты.

Ә менә аксубайлыларга биреште егетләребез. Өч партиядә дә җиңелделәр шул, кызганыч. Әллә команда составында Фәнил Нуруллин, Илшат Фәракшин кебек оста уенчыларның булмавы да үзен сиздерде инде. Ә Аксубай районы командасы бик көчле иде шул.

Килгән кунакларга безнең "Алинә" универсаль спорт залы бик ошады. Ярышларны шулай югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен әлкилеләргә рәхмәтле булды алар.

* * *

А.Низамиев.

23 октябрьдәге ярышларга 5 районның хатын-кызлар командалары килергә теләк белдергән булган. Әмма, бездән бик ерактагы Зәй районы, Бөгелмә

районының Карабаш поселогы командалары вакытында килеп җитеп тә, тирә-күрше районнар уенчыларының һаман көттерүе һич аңлашылмады. Соңрак Аксубайдан, Спастан, башка күрше районнардан командаларның төрле сәбәпләр белән бәйгегә бөтенләй килмәве ачыкланды.

Менә волейбол мәйданына Зәй һәм Бөгелмә (Карабаш) командалары чакырылды. Тик уенга чыккан кызлар турында ветераннар командалары дип һич әйтеп булмый иде. Карап торышка ук алар шактый яшь күренде. Ә бит ярыш таләпләре буенча безнең районнан бәйгедә ветеран волейболчылар катнашты.

Беренче очрашу Зәй командасы файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде. Бу уеннан соң бәйгене тантаналы ачу церемониясе булды. Командалар мәйдан түренә тезелде, Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Татарстан әләме, "Бердәм Россия" бөтенроссия партиясе әләме күтәрелде. Волейболчыларны сәламләү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Хәбибуллина сүз алды:

- Бүгенге ярышларның дөньяга танылган спортчы Алинә Кабаева исемен йөрткән Әлки универсаль спорт залында үткәрелүе - безнең өчен зур куаныч. Шуңа да иң элек бу бәйгене оештыручы "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчеләренә безне сайлаганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә, - диде Рәйсә Хәсәновна һәм командаларның барысына да матур уен, уңышлы чыгышлар теләде.

Ярышлар дәвам итә. Волейбол мәйданына Әлки һәм Зәй районнары җыелма командалары чакырылды. Әйтергә кирәк, безнең команда кызлары бик матур уен күрсәтте. Команданың капитаны, яшьтән үк волейбол буенча район җыелма командаларында чыгыш ясаган Ләйлә Гаязова (кадастр һәм картография дәүләт теркәве Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе Әлки бүлеге начальнигы) уенчыларны җиңүгә бик дәртләндерде. Әмма Зәй шәһәреннән килгән җыелма команданың техник алымнарны оста кулланып, шомарак уйнавы аларга өстен калырга мөмкинлек бирде.

Районыбызның хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары волейбол буенча республика бәйгесенең финал уеннарында чыгыш ясарга юлламага ия булды. Республика дәрәҗәсендә район данын яклаячак волейболчыларыбызга уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев