Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки балалары спортның яңа төрен үзләштерәләр

​​​​​​​Узган җомгада Казанда картинг буенча ярышлар үткәрелде, аларда безнең район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең балалары уңышлы катнашты.

 

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы картингы” дигән кубок республика башкаласында яшәүче спортчыларга тапшырылды. Ә безнең Булат Нургалиев белән Данис Вәлиуллин 9-12 яшьлек балалар төркемендә 4 һәм 5 нче урыннарны алдылар. Самат Гарипов өлкән сыйныфлар категориясендә дүртенче нәтиҗә күрсәтте.

Ярышларны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе оештырды. Чараның максаты – автомобильне куркынычсыз йөртүне пропагандалау, спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү.

Кубок өчен республиканың 12 шәһәреннән һәм районыннан килгән 35 яшь картингчы көрәште. Безнең район балалары ярышлардан Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр һәм күңелле тәэсирләр алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев