Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки командасы республика пенсионерлар спартакиадасында өченче урын яулап кайтты

Районыбыз командасы “Өлкән буын”   республика пенсионерлар спартакиадасында өченче урын яулады.

 

Быел 11 нче тапкыр үткәрелүче әлеге зур спорт чарасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлап оештырылды. Анда бөтен республикадан 500 дән артык өлкән кеше катнашты. Районыбыз данын Әнәс Вәлиев җитәкчелегендәге ун кешелек команда яклады.

Әлки пенсионерлар командасы елның елында спартакиадада уңышлы чыгыш ясый. Соңгы дүрт елда безнекеләр гел призлы урыннар алып килә. Быел да горурланырлык нәтиҗәләргә ирештеләр.

Түбән Әлки авылыннан Рәмзия Галәветдинова ике төр ярышта Спартакиада чемпионы булды. Ул пневматик мылтыктан атуда  һәм дартста беренче урын яулады.

Иске Матактан Михаил Падюшов йөзү бәйгесендә өченче урын алды. Өстәл теннисында Базарлы Матактан Илшат Фәхриев – алтынчы, Татьяна Горбунова сигезенче булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев