Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки көрәшчеләре Пермьда сынатмадылар

    Яшь көрәшчеләрне ярышларга тренерлар Илдар Әхмиров, Рәмис Вафин, Фирьяз Кашапов, Алмаз Абдуллин, Ксения Хәйруллина, Илмир Хәйруллин хәзерләделәр.  

    5-7 февральдә Пермь краеның Барда авылында сугышчы интернационалистлар истәлегенә багышлап үткәрелгән билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турнирында безнең кызлар-егетләр дә катнашты.Татар Борнаеннан Елизавета Трофимова белән Татар Суксуыннан Арина Таймасова 15-17 яшьлек кызлар арасында 1-2 урынга лаек булдылар.

    Егетләр арасында үз үлчәү категорияләрендә безнекеләр мондый нәтиҗәләр күрсәттеләр: Каргадан Айнур Фәттахов, Әхмәттән Илсаф Хәйруллин 1 урында, Базарлы Матактан Альберт  Рәхматуллин, Иске Тахталыдан Кирилл Лованов 2 урында, Салманнан Владимир Журавлев һәм Базарлы Матактан Илзат Әхмиров 3 урында.

    Яшь көрәшчеләрне ярышларга тренерлар Илдар Әхмиров, Рәмис Вафин, Фирьяз Кашапов, Алмаз Абдуллин, Ксения Хәйруллина, Илмир Хәйруллин хәзерләделәр.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: