Реклама
.
Район спорт мәктәбендә волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Анда 2004 елдан соң туган малайлар командалары көч сынашты. Көрәш дүрт команда арасында барды. Нәтиҗәдә беренче урынны Борискино мәктәбе командасы яулады (тренерлары Виктор Захаров). Икенче-өченче урыннарда Базарлы Матак (тренер Фәнис Сәгыйров), Чуаш Кичүе (Азат Гатин) мәктәпләре командалары. Ә Нәби Дәүли исемендәге гимназия волейболчыларына дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз