Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы пенсионерлар командасы республика Спартакиадасында сигезенче урын алды

Республика пенсионерлар Спартакиадасында катнашып, районыбызның өлкәннәр командасы сигезенче урын алды.

 

Аңа кадәр пенсионерларыбыз район Спартакиадасында көч сынаштылар. Һәр авыл җирлегеннән дүрт кешелек команда теннис, җиңел атлетика, йөзү, ату, дартс буенча ярышты. Анда иң көчлеләр һәм җитезләр ачыкланды.Алар арасыннан ун кеше республика бәйгесендә район данын якладылар. Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнергә һәвәс һәм ярышларда теләп катнашучы өлкәннәребез күп.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев