Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы укытучысы Илһам Сабитов “Иннополумарафон”да катнашты

​​​​​​​Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Илһам Сабитов 10 апрельдә Иннополиста “Иннополумарафон” дип исемләнгән йөгерү ярышларында катнашты.

 

Казанга Иннополиста узган ярыммарафонга бөтен Россиядән 1300 катнашучы килде. Алар 3,10 һәм 21,1 чакрым дистанцияләргә узыштылар.

Безнең Илһам Сабитов 21,1 километрны 2 сәгать 19 минутта узган.

–Бу минем бишенче шундый зур йөгерештә катнашуым. Әлеге озын дистанциягә йөгерү ансат булмады, чөнки көне буе яңгыр яуды. Әмма спорт рухы һәм максатка ирешү теләге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Мин ярыммарафон дистанциясен яхшы нәтиҗә белән йөгереп үттем һәм медаль белән бүләкләндем,–ди Илһам Сабитов.

Әлеге ярышлар Татарстанда йөгерү сезонына старт бирде. Илһам Сабитов алда торган Казан марафонында да катнашырга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев