Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы яшь каратэчылары  Кама Аланыннан бүләкләр алып кайттылар

​​​​​​​16-17 октябрьдә Кама Аланында үткәрелгән киокусинкай-каратэ буенча республика турнирында районның яшь спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар.

 

Ярышлар пандемия белән бәйле чикләүләрне үтәп үткәрелде, тамашачылар булмады. Спортчылар үз категорияләрендә бары билгеләнгән вакытта гына ярыштылар. Турнирда 350 дән артык каратэчы катнашты. тренер Андрей Зиньков тәрбияләгән кызла һәм малайлар районга бик күп бүләк алып кайттылар.

Дарья Лычникова беренче урын алып “алтын” медаль яулады. “Көмеш” Софья Бухарова кулында, ә Ринат Сабиров белән Самир Хәмидуллин бронза медальләргә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев