Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында “Алинә” универсаль залында зур спорт бәйрәме булды. ФОТО

Кышкы каникуллар барышында, 4 гыйнварда, “Алинә” универсаль залында зур спорт бәйрәме булды: Республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә 350 дән артык яшь каратэчы “Раштуа турниры”на җыелды.

 ФОТОРЕПОРТАЖ

Спортның бу төренең балалар һәм яшьләр арасында популярлыгына ис китәрлек. Шул ук турнирга 12-13, 14-15 яшьлек малайлар һәм кызлар, 16-17 яшьлекләр Казаннан, Әлмәттән, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Зәйдән, Баулыдан, Волжск һәм Димитровград шәһәрләреннән җыелышып килгән иделәр. Араларында каратэ келәме татамидан, кем әйтмешли, берничә генә сөямгә күтәрелгәннәре дә, ярыштан-ярышка йөреп япон киноларындагы ниндзялардан кимен куймаучылары да бар иде.
Каратэ ярышларны оештыручылар, тренер һәм сугышчылар арасында булган ритуаллары белән дә кызыктырдылар яшьләрне. Алар бер-берсен генә түгел, хәтта татамины да баш иеп һәм кул ишарәләре белән сәламлиләр бит. “Алинә”нең иркен зур залында спортчылар парады гаять матур күренеш булып, нәтиҗәдә залда кимоно кигән 350 дән артык каратэчы тезелеп баскач туган тәэсирләрне тамашачылар да тиз генә онытмаганнардыр, мөгаен.
Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләп, мондый зур турнирның районда үтүе безнең өчен дәрәҗә икәнлеген ассызыклады. Киокусинкай каратэ буенча Татарстан Федерациясенең башкарма директоры Ирек Фәррахов, турнирның баш судьясы Андрей Алексеев спортчыларга уңышлар теләделәр. Кунаклар әйтүенчә, мондый масштаблы турнирлар үткәрү хокукы булган спорт заллары Татарстанда әллә ни күп түгел икән бит. Берсе бездә булу шулай ук горурлык!
Озын-озакка сузмыйча, ике татамида ярышлар башланып китте. Оештыручылар кагыйдәләрнең төгәл үтәлүен җентекләп күзәттеләр. Каратэ – мавыктыргыч спорт, ярышларны карап-күзәтеп утыру күп санлы тамашачылар өчен кызыклы булды. Шунысын да әйтик: турнирда үзебезнең малайлар-кызлар да актив катнашты бит һәм еш кына җиңү дә яуладылар.
Ике татамига спортчылар яшьләренә карап чакырыла торды. Кечкенәләр күбрәк йодрыкларын эшкә җигеп, көндәшләрен “дөмбәсләргә” тырышса, олыраклар инде көтелмәгән һөҗүм, алдан әйтеп булмый торган алымнар кулланды, җитезлек белән алдырырга тырышты. Көндәшенә очып кунучылар да, аяк белән китереп “ямаучылар” да булды. Тамашачылар һәр оригиналь алымны хуплап кул чапты, үзләренекеләр өчен җан атты.
Төбәкара турнир кичкә кадәр дәвам итте. Шулай булмыйча, Казан белән Яр Чаллыдан, Баулы, Бөгелмә, Чистай, Димитровградтан өчәр команда, Түбән Камадан дүрт, Зәй, Әлмәт һәм Волжсктан икешәр команда чыгыш ясады бит. Иң шатландырганы – безнекеләр дә шәһәр спортчылары арасында югалып калмады. Әлки “ниндзялары” 6 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль алдылар. Чемпионнар – Камил Вафин, Әмирхан Хәсәнов, Дарья Лычникова, Софья Бухарова, Әмир Фәткуллин, Ринас Нотфуллин. Икенче урында Екатерина Зинькова, Кира Тукмакова, Никита Карманаев һәм Самир Хәмидуллин. Мактаулы өченче урынны Рәзил Гатауллин, Ринат Сабиров, Данил Гыйматдинов, Илнар Зыятдинов, Илья Зиньков һәм Тимофей Карманаев алды.
Билгеле, үсмерләр уңышы – аларны каратэ серләренә өйрәткән, чын спортчы рухы тәрбияләгән тренерларның хезмәте нәтиҗәсе дә. Балалар белән күңел биреп шөгыльләнүче спорт мәктәбе тренеры Андрей Зиньковка һәм Чуаш Борнае мәктәбе укытучысы Вячеслав Филипповка зур рәхмәт. Алар үсмерләрне җитди спортка тартып олы хезмәт башкаралар бит.
Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә: төбәкара “Раштуа турниры” бик әйбәт итеп оештырылган иде. Кунаклар, киокусинкай федерациясе вәкилләре хуҗаларга рәхмәтләрен кат-кат әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев