Реклама
4 гыйнварда «Алинә» универсаль спорт залында бөтен районнан өстәл теннисы яратучылар җыелды.
Ярышларда 25 спортчы катнашты. Нәтиҗәдә, җиңүчеләр табылды:
Риназ Гарипов (Базарлы Матак) - 1 урын,
Рөстәм Бадыйгин (Базарлы Матак)-2 урын,
Ленар Яруллин (Татар Суыксуы)-3 урын,
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Ярышларның иганәчесе-Иске Салман авылыннан эшмәкәр Илнур Гыйззәтуллин. Ул үзе дә спорт белән мавыга, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Җиңүчеләргә түгәрәк суммалар салынган конвертлар, грамоталар һәм кубоклар тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз