Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча ХI республика турнирының зона этабы үткәрелде

​​​​​​​Узган җомгада район мәдәният йорты фойесында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча ХI республика турнирының зона этабы үткәрелде.

Ярышларда Аксубай, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм безнең район җыелма командалары катнашты. турнир җылы, дустанә рухта үтте, чөнки уенчыларның күбесе бер-берсен элеккеге турнирлар аша беләләр икән бит. Ярышта катнашучылар шахмат һәм шашка уеннарының төрлелеген, катлаулылыгын күрсәтә белделәр.

Уеннар нәтиҗәләре буенча Нурлат районы командасы беренче урынны алды. Команда Казанда булачак финалда катнашу хокукын яулады. Икенче урында Аксубай районы командасы, өченче урында – безнекеләр.

Уеннар тәмамлангач, җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле призлар бүләк иттеләр.

Мәдхия Җәлилова, укытучы-ветеран, Спас районы:

–Мондый ярышларда ел саен катнашам. Бүген беренче урын алдым, шуңа бик шатландым. Шахмат белән бала чактан бирле шөгыльләнәм. Өчкүл урта мәктәбендә  яшь шахматчалар түгәрәге алып барам. Бүгенге ярышларны оештыручыларга безне ачык каршылаганнары өчен рәхмәт.

Ришат Хәлиуллин, ветеран-пенсионерлар советы рәисе:

–Мондый ярышлар аралашу, күршеләр белән дусларча мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге бирә. Уен гына түгел, үз-үзеңне тәрбияләү чарасы да әле алар. Шахмат һәм шашка фикерләүне, хәтер һәм игътибарны ныгыта. Ә болар безнең яшьтә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев