Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында пневматик коралдан ату буенча ярыш үткәрелде

​​​​​​​Күптән түгел Чуаш Борнае мәктәбендә пневматик коралдан ату буенча 14-17 яшьлек укучылар арасында ярыш үткәрелде.

  Аларны Әлки, Спас, Алексеевск районнарының ДОСААФ оешмалары бергәләп үткәрделәр.

–Ярышларда безнең районнан биш команда катнашты. Болар – Чуаш Борнаеннан ике, Татар Борнае мәктәбеннән, Чуаш Кичүеннән һәм Базарлы Матак гимназиясеннән берәр команда,–ди бу чараны оештыручыларның берсе – Әлки ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов.

Мылтыктан төз ату өчен зур осталык та, түземлек, хисләреңне тыя белү дә кирәк. Чөнки артыграк дулкынландыңмы, пуляның мишеньнән читкә очуын көт тә тор. Әмма яшь мәргәннәр аптырап-югалып калмаганнар – өч атуда 22-26 очка җыючылары да булган.

Шәхси беренчелектә Алексеевск районыннан Виктория Нагорнова җиңүче дип танылган (26 очко). Икенче-өченче урыннарны Татар Борнае мәктәбе укучысы Алмаз Гарипов (24 очко) белән Николай Заказников (22) алганнар.

Ярыш өлкәннәр – тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы дәресләрен укытучылар арасында да үткәрелгән. Татар Борнае мәктәбе укытучысы Фиръяз Кәшапов, 22 очко җыеп, беренче урынга чыккан. Аның Спас районыннан коллегасы Александр Татиевский белән Базарлы Матактан гимназия укытучысы Ленар Вәгыйзов II-III  урыннарны бүлешкәннәр.

Җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар.

–Хуҗалар – Чуаш Борнае мәктәбе коллективы, аның директоры Николай Хвостов ярышларны үткәрүдә зур ярдәм күрсәттеләр. Алар яшь спортчыларны бик ачык каршы алдылар, тәмле итеп сыйладылар, укучылар өчен барлык шартларны тудырырга тырыштылар. Николай Владимировичка зур рәхмәт әйтәсебез килә, – диде Марат Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев