Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында Руслан Шәрәфетдинов истәлегенә өстәл теннисы турниры үткәрелде

“Алинә” универсаль спорт залында Руслан Шәрәфетдинов истәлегенә өстәл теннисы турниры үткәрелде.

 Ул каты авырудан 25 яшендә үлеп киткән иде. Спорт ярышларына төрле авыллардан 60 кеше җыелды. Ярышларның баш судьясы Алмаз Абдуллин әйтүенчә, мәктәп укучылары өч төрле яшь категориясендә ярышканнар. Командалар арасында беренче урынны Иске Чаллы мәктәбе яулаган. Көмеш бүләккә Чуаш Борнае укучылары лаек булган. Бронза белән Иске Тахталы мәктәбенең яшь спортчылары бүләкләнгән.

Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Иске Матактан Марина Худякова, ир-атлар арасында Илназ Хәмидуллин белән Рөстәм Бадыйгин күрсәткәннәр (икесе дә район үзәгеннән).

Пенсионер спортчылар да өстәл теннисын үз итә икән. Иске Матактан Людмила Калмыкова белән Галина Исаева спортның бу төрендә иң осталар икәнлекләрен расладылар. Яңа Үргәгардан Илшат Фәхриев һәм Иске Матактан Михаил Падюшов та уңышка ирештеләр әлеге турнирда.

Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм акчалата призлар бирелде. Ярышларның спонсорлары – Руслан Шәрәфетдиновның дуслары һәм классташлары. Алар турнирга иптәшләренең әнисе Рушания ханымны да чакырганнар. Ул баласын онытмаулары, аның хөрмәтенә спорт бәйрәмнәре оештырулары өчен рәхмәт әйтте. Турнирның бүләкләү фонды 30 мең сум тәшкил итте.

Безнең районнан Казанга китеп урнашкан Руслан Яруллин белән Илдар Гайнетдинов та кайткан иде турнирга (кызганычка каршы, егетләр инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә алалар). Якташларыбыз шундый зур бәйрәмнән читтә калырга теләмәгәннәр. Алар ярышларның абсолют чемпионнары – Иске Чаллы кызы Инзилә Насыйбуллинага һәм Базарлы Матактан Рафаэль Вафинга чыбыксыз наушниклар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев