Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында “Татарстан чаңгы юллары-2022” дип аталган спорт ярышлары үткәрелде

12 февральдә “Яшь имәннәр” лагере янында “Татарстан чаңгы юллары-2022” дип аталган спорт ярышлары үткәрелде. 

Аларда укучылар һәм укытучылар, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, гомумән, актив ял итәргә яратучылар (барлыгы 300 ләп кеше) катнаштылар. Чаңгычыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде:
–Бүген бирегә чаңгы спортын якын итүче олылар да, балалар да, хәтта тулы гаиләләр дә килгән. Бу бик шәп! Спорт сәламәтлекне ныгыта! Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Чаңгы юллары сезнең өчен шома булсын!
Ярышларның баш тренеры Николай Ирдинкин кагыйдәләрне аңлатты һәм чаңгычыларга старт бирде. Беренче булып укучылар кузгалды, аларга олылар иярде. Ярышта катнашучылар урман аша үтүче ике километрлы дистанцияне беренче булып узу өчен алга ыргылдылар. 
Чаңгычыларның иң өлкәне – 59 яшьлек Михаил Падюшов әлеге ярышларда ел саен катнашып призлы урыннар ала икән. 
–Спорт белән бала чактан шөгыльләнәм, аннары хәрби училищеда, армиядә хезмәт иткәндә җиңел атлетика, теннис, йөзү, чаңгыда шуу белән шөгыльләндем. Еш кына җиңә идем. Узган җәйдә йөзү буенча республика ярышларында пенсионерлар арасында өченче урынны алдым. 2017 елда шундый нәтиҗәгә йөгерү буенча ирешкән идем,– дип сөйләде Михаил Алексеевич.
Сихтермә-Хузангайдан Гордеевлар гаиләсе дә чаңгы ярышларында районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә катнашып килә. Юрий белән Светлана Хузангай мәктәбендә эшлиләр, өч уллары бар. Алар инде зурлар, спорт белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнәләр. 
Җитез чаңгычылар дистанцияне тиз үтеп финишка килеп тә җиттеләр. Җиңүчеләрнең барысын да Мактау кәгазьләре, призлар белән бүләкләделәр. Чаңгы бәйрәменә килүчеләрне кайнар чәй һәм тәм-том белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев