Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районыннан Булат Борһанов спорт мастеры исемен раслады

  26-27 мартта Ульяновск шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уздырылды, анда Андрей Зиньков әзерләгән спортчылар уңышлы чыгыш ясадылар.

  Дарья Лычникова 14-15 яшьлек кызлар арасында икенче, Данил Шәйхетдинов 55 килограммга га кадәрге авырлыкта өченче урын алдылар. Призлы урыннарга бер адым гына барып җитмичә, Ринат Сабиров һәм Ринат Нотфуллин дүртенче урынга чыктылар.

Ә Булат Борһанов дүрт ярышның барысында да җиңде. Соңгы алышны бәяләү жюри өчен дә ансат булмады, чөнки Булат Самарадан килгән Россия чемпионы белән очрашты. Шарт буенча ике минутлык кына булырга тиешле көрәш биш минутка сузылды. Нәтиҗәдә Базарлы Матакның яшь каратэчысы беренче урын алды һәм Россия спорт мастерлыгына кандидат исемен раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев