Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районының яшь бадминтончылары Казаннан кубок, алтын медальләр белән кайттылар

30 апрель - 2 май көннәрендә клуб командалары арасында  үткәрелгән Милли бадминтон лигасында безнекеләргә тиңнәр табылмады.

Үзәк Лига тренерлары “Торнадо” командасына түбәндәге спортчыларны керттеләр: Әлки районыннан Алинә Камалетдинова, Кәрим Нургалиев, Катя Леонтьева, Зилә Зыятдинова, Злата Герасимова, Булат Әхмәтшин; Алексеевск районыннан Данил Маннанов, Ризван Вәлиев, Вилдан Вәлиуллин һәм Балык Бистәсеннән Гүзәл Әгъләмова. 
Безнең 13 яшькәчә спортчыларыбыз төркемнәр этабында бер генә көндәшләренә дә җиңелмәделәр. Алар ярымфиналда Түбән Новгород командасын җиңделәр, ә финалда Казан җыелма командасын “буйсындырдылар”.
Унбиш яшькәчә төркем командасында  Алексеевск, Балык Бистәсе, Тукай һәм безнең район бадминтончылары бар иде. Әлеге җыелма комнадада безнең спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ралинә Әхмәтованың уңышлы чыгыш ясавын билгеләп үтәргә кирәк. Финалга чыгу өчен спортчылар катлаулы көрәштә Әлмәтнең “Ак Барс Канатлар” командасын җиңделәр. Ә финал уенында бадминтончыларыбыз 6:5 исәбе белән Казан җыелма командасына “бирелделәр”. Һәр уен исәпнең бик кечкенә аермасы белән узды, һәр очрашуда җиңүчене билгеләү өчен өченче өстәмә партия уздырырга туры килде. 
“Татнефть” җәмгыяте канаты астында узучы әлеге дәрәҗәле ярышларга безнең кызларны һәм малайларны тренерлар Максим Муштаков һәм Альбина Муштакова әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев