Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки ватерполчылары Россия беренчелегендә Новосибирск командасын җиңде

“Актай” ватерполчы малайлар командасы Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясый.

Су полосы буенча Россия беренчелегенең беренче туры Дзержинск шәһәрендә уза. Анда тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендә безнең малайлар командасы да катнаша. Алар башта Россия чемпионы – Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәре командасына 10:6 исәбе белән оттырганнар иде. Ә кичә “Актай” Новосибирск ватерполчылары белән очрашкан һәм 12:8 исәбе белән җиңү яулаган.

Александр Георгадзе хәбәр итүенчә, чемпионатның икенче турын 8-13 декабрьдә Базарлы Матакта үткәрү күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев