Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлкилеләр гер спорты буенча Дөнья чемпионатында призлы урыннар яуладылар

19-23 ноябрьдә Санкт-Петербургта гер спорты буенча Дөнья чемпионаты узды.

Газинур Фәттахов 105 кг авырлык категориясендә һәвәскәрләр арасында двоеборье буенча икенче урынны яулаган. Шулай ук ул 55-59 яшьлек ветераннар арасында озын циклда 61 тапкыр гер күтәреп, 85 кг авырлык категориясендә көмеш призер булган. Беренче урынны ул Башкортстан спортчысы Илгиз Сәидовка оттырган, ул герне 69 тапкыр күтәргән.

Илшат Нуртдинов ярышлардан җиңү белән кайткан. Ул 60 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасында озын цикл буенча гер спорты буенча Дөнья чемпионы исеменә ия булган. 85 кг авырлык категориясендә спортчы герне 85 тапкыр күтәргән, ул бу категориядә иң яхшысы булган. Моннан тыш, Илшат Нуртдинов шундый ук яшь һәм авырлык категориясендә ветераннар арасында двоеборье буенча бронза медаль яулаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спортчыларның яшенә карап төрле массалы снарядлар белән эшләдегәннәр. Газинур Фәттахов – 24 кг, ә Илшат Нуртдинов 16 кг авырлыктагы герләрне күтәргән.

Гер күтәрүчеләр юл һәм торак белән бәйле финанс мәсьәләләрне хәл итәргә булышкан өчен район җитәкчелегенә һәм спонсорларга зур рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев