Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Олимпиадага багышланган ярышлар

23 июньдә район үзәгендә зур спорт бәйрәме булды - Базарлы Матак урта мәктәбе базасында Лондонда үтәчәк ХХХ Олимпия уеннарына багышланган Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында ярышлар үткәрелде.

Ярышлар спортның берничә төрен үз эченә алды: 3 километрга җиңел атлетика кроссы, 100 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү. Программага шулай ук пляж волейболы да кертелде.

Спорт белән яратып шөгыльләнүчеләр безнең районда аз түгел икән - ярышларда 193 кеше катнашу моны раслады. Төрле оешмалар, авыл җирлекләре вәкилләре җиңүгә омтылуларын беренче минутлардан ук күрсәттеләр. Ә комда волейболны мәктәп укучылары уйнады.

Өч километрлы кросска икешәр ир-ат һәм хатын-кызлардан торган командалар чыкты. Дистанция шактый катлаулы иде. Аны хатын-кызлар арасында Хузангайдан Чубукова Арина беренче булып үтте. Чуаш Борнаеннан Якорева Снежана икенче, Хузангайдан Матвеева Виктория өченче урыннарны бүлештеләр. Ир-атлар арасында призлы урыннарны Хузангайдан Кадров Дмитрий, Иске Матактан Леонтьев Антон, Югары Колчуринодан Николаев Андрей яуладылар.

Һәр спорт төрендә үз җиңүчеләре булды бу көнне. Әйтик, 100 метрга йөгерүдә эчке эшләр бүлегеннән Сәгыйров Данис җиңүгә иреште. Икенче-өченче урыннарда - Иске Матактан Леонтьев Антон, Югары Әлморзадан Сабирҗанов Фәнис һәм агрокөллият курсанты Сәгыйров Айрат.

Озынлыкка сикерүдә хатын-кызлар һәм кызлар көч сынадылар.

Җиңүчеләрне дә икегә бүлеп теркәделәр: хатын-кызлардан почетлы урыннарны Латыйпова Эльвира ("Алинә" спорт комплексы), Сорина Елена (социаль яклау бүлеге), Гыйниятуллина Аэлита (үзәк хастаханә) бүлештеләр. Ә мәктәптә укучы кызлар арасында Югары Колчуринодан Варламова Регина, Яңа Салманнан Мингалиева Мәдинә, Югары Әлморзадан Гайфуллина Миләүшә җиңүчеләр булдылар.

Олимпия көне кысаларында "Спартак" һәм "Актай" командалары арасында иптәшләрчә очрашу да үткәрелде. Киеренке уенда 4:3 исәбе белән тәҗрибәсе зуррак булган "Спартак" җиңүгә иреште. Пляжволейболында исә кызлар һәм егетләр командалары уеннарында Нәби Дәүли исемендәге гимназия командалары җиңеп чыктылар.

Шулай итеп, үткән ялда спорт сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм үткәрелде. Җиңүчеләрнең барасына да Россиянең Олимпия комитеты Президенты Александр Жуков кул куйган дипломнар, медаль һәм бүләкләр бирелде. Ә ике мәктәп ярышларда катнашучыларны кайнар аш белән тәэмин итте, ярышлар әйбәт үтсен өчен тиешле шартлар булдырды. Район эчке эшләр бүлеге, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре дә спорт бәйрәмен имин үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпийские игры