Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өстәл теннисы буенча авыл җирлеге призына район беренчелеге

25 нче гыйвар көнне "Алинә" универсаль спорт залында Базарлы Матак авыл җирлегенең призына, өстәл теннисы буенча, район беренчелеге булып узды. Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, пенсия яшендәге әлеге спорт төрен сөюче барлыгы 150 кеше көч сынашты. Бәйгедә катнашучы җинүчеләрне ачыклау алты сәгать буе дәвам иткән ярышларда, "Алинә" спорт залы җитәкчелеге...

25 нче гыйвар көнне "Алинә" универсаль спорт залында Базарлы Матак авыл җирлегенең призына, өстәл теннисы буенча, район беренчелеге булып узды.

Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, пенсия яшендәге әлеге спорт төрен сөюче барлыгы 150 кеше көч сынашты. Бәйгедә катнашучы җинүчеләрне ачыклау алты сәгать буе дәвам иткән ярышларда, "Алинә" спорт залы җитәкчелеге дә зур тырышлык куйган- җитәрлек күләмдә өстәлләрен, җылы һәм якты бина, тукланырга теләгән һәр кешегә буфетын булдырган. Нәтиҗәдә мәктәп укучылары арасында Мусин Илназ (Чуваш Кичүе) һәм Айгөл Мусина (Чуваш Кичүе) җинү яулады. Авыл җирлекләре арасында Фәнис Низамов (Карга) белән Альбина Хөсәенова (Чуваш Кичүе) беренче булып калды. Пенсия яшендәге уенчылар арасында Әнвәр Галимовка (Иске Камка), Галина Исаевага (Иске Матак) тиңнәр табылмады. Ярышта җиңүчеләргә медальләр, мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, спорт зал директоры Айтуган Вафин Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мусинга әлеге уеннарны оештыруда акчалата ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәтен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев