Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Регина Нуртдинова Элистадан алтын алып кайтты

Безнең Регина Нуртдинова Калмык Республикасы башкаласыннан алтын медаль, диплом һәм сөенеч хисләре белән әйләнеп кайтты.

 Ул Элистада 1-4 апрельдә узган билбаулы көрәш буенча Россия ярышларында  катнашты.

Регина 52 килограммга кадәрге авырлык категориясендә хатын-кызлар арасында җиңү яулады. Якташыбыз хәзерге вакытта Идел буе Дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетының дүртенче курсында белем ала.

Әлеге ярышларда Татарстан исеменнән иң яхшы 30 көрәшче катнашты. Алар барлыгы 20 медаль яуладылар: сигезе алтын, алтысы көмеш һәм шулкадәр үк бронза медальләр. Шулай итеп баш тренер Рәмис Вафин җитәкләгән республика җыелма командасы, Башкортостаннан һәм Калмык республикасыннан килгән иң көчле көндәшләрен җиңеп, ярышларның иң яхшы командасы исемен алды. Ә башкорт һәм калмык көрәшчеләре 2-3 урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев