Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Республиканың иң оста футболчылары безгә ярышты

11-14 октябрь көннәрендә "Алинә" универсаль спорт залында мини-футбол буенча ир-атлар командалары арасында зона ярышлары үтте. Әлеге ярышлар "Сәламәтлек" 9 нчы авыл Спартакиадасы кысаларында уздырылды. Анда республиканың 14 район командасы составында 159 спортчы катнашты. Районыбызда ярышларны үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылды.

12 октябрьдә, җомга көнне, мини-футбол бәйгесенә старт бирелде. Спартакиаданың зона уеннарын ачу тантанасында кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сәламләде.
-Районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән барлык командалар уенчыларын бу зур бәйге башлану белән кайнар котлыйм. Биредә бик көчле уенчылар җыелган, һәм мини-футбол матчларының җанлы, кызыклы, мавыктыргыч үтәсенә ышанабыз, барыгызга да уңышлар телим,-диде Мария Андреевна.
Аннан бу ярышларның оештыручысы, «Уңыш» республика физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов сүз алды.
-Әлки җирендә мини-футбол буенча шундый зур бәйге моннан ун ел элек үткәрелгән булган. Шактый тәнәфестән соң республиканың футбол осталары кабат сезгә җыелды. Безне бик җылы каршы алдылар. Өч көн дәвам итәчәк ярыш безгә иң көчлеләрне ачыкларга мөмкинлек бирер дип уйлыйм,-диде Видади Гумбатович.
Иң беренче булып футбол мәйданына җирәбә буенча Чирмешән һәм Тукай районнары футболчылары чыкты. Ярышларны ике судья хөкем итте. Очрашулар 15 әр минут ике тайм дәвам итә.
Чирмешән уенчылары беренче минутта ук актив атакага ташландылар һәм исәпне дә ачтылар. Уен алар файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде.
Безнең район футболчылары, Әлмәт белән Бөгелмә командалары очрашкач (исәп 2:1), минзәләлеләр белән уйнаудан башладылар. Утыз минут дәвам иткән бик актив уен исәпне ачмады. Ә бит безнең команданың берничә атакасы чиста гол белән тәмамланырга тиеш иде. Ярышны тамаша кылырга килгән күпсанлы райондашлар, өметне өзмичә, командабызның икенче очрашуына өмет баглады.
Әлки командасы икенче көнне (13 октябрь) Түбән Кама егетләре белән очрашты. Уен башта тигез барды. Җанатарлар безнең футболчыларга көч-куәт биреп тордылар. Әмма кала егетләре үзләрен күпкә остарак итеп күрсәтә алдылар. Бары бер очко оттырып, без киләсе ярышлардан төшеп калдык.
Зона ярышының финалына алты команда чыккан иде. 14 октябрьдә алар үз араларыннан җиңүчеләрне ачыкладылар. Яңа Чишмә командасы Түбән Кама футболчыларын 4:3 исәбе белән буйсындырды. Чирмешән Минзәләне 3:2, Алексеевск Әлмәтне 2:1 белән җиңде. Шулай итеп, беренче урынны -Әлмәт, икенче - Алексеевск, өченче урынны Чирмешән футболчылары яуладылар.
Ярышлар ябылу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты һәм чыгыш ясады.
-Финал уеннарын мин тулысы белән карадым. Бик көчле командалар ярышты. Очрашулар киеренке дә, матур да үтте. Ә Әлки командасы киләчәктә мондый бәйгеләрдә активрак катнашып чыныгу алыр, тагын да остарыр һәм үзен әле күрсәтер дигән ышанычта калабыз,-диде Александр Федорович.
P.S. Мини-футбол буенча республика спартакиадасын оештыручылар зоналарда җиңү яулаучылар арасындагы финал бәйгеләрен Әлки җирендә үткәрү ихтималы барлыгын әйттеләр. Ул чакта безнең команда да ярышларга кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"