Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салаватның зур җиңүе

Түбән Әлки урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Салават Шәрипов билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә икенче урын алды.

Әлеге бәйге 15-18 августта Чиләбе шәһәрендә булды. Аңа кадәр Салават билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә үз авырлыгында беренче урынга чыккан иде. Салават шулай ук спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә иреште. Ноябрь аенда ул билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашып, республика һәм Россия данын яклаячак. Салаватның бу зур җиңүе, билгеле, зур тырышлык һәм даими шөгыльләнү нәтиҗәсе. Тренеры Рәмзис Сәлахов белән алар уку елы барышында гына түгел, җәй буе да туктаусыз тренировкалар үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев