Спартак – футбол буенча район чемпионы
Республика көне районыбызда 29 августта зур чаралар белән билгеләп үтелде.
Иртәдән "Алинә" универсаль спорт залы базасында авыл яшьләре пляж волейболы, аркан тартышу, өстәл теннисы, шашка ярышларында көч сынаштылар.
Футбол буенча район чемпионатының ярымфинал һәм финал уеннары тамашачыларның аеруча зур игътибарын җәлеп итте. "Алинә" спорт залы янындагы мәйданда башта "Спартак"(Базарлы Матак) һәм "Ротор"(Чуаш Кичүе һәм Борискино футболчылары) командалары очрашты. Киеренке уен "Спартак"лылар файдасына 5:1 исәбе белән тәмамланды. Икенче ярымфинал матчы гамәлдәге чемпион "Альтат" (Базарлы Матак) һәм 2012 ел сезонының бронза призеры - "Актай" (Базарлы Матак) командалары арасында булды. "Актай" 1:0 исәбе белән көндәшеннән өстен чыкты.
Өченче урын өчен "Альтат" белән "Ротор" көрәштеләр. Аяусыз алышта "Ротор" 3:2 исәбе белән җиңү яулады. Шулай итеп, авыл җирлекләре арасында ярымфиналга чыккан бердәнбер команда - Борискино һәм Чуаш Кичүе футболчылары чемпионатта өченче урынны яулады.
Район чемпионы исемен яулау өчен финал уенында "Актай" һәм узган сезонның көмеш призеры "Спартак" очраштылар. Төп вакыт 1:1 исәбе белән төгәлләнде, җиңүче ачыкланмады. Матчтан соңгы пенальтилар сериясендә уңыш "Спартак" командасына елмайды. Шулай итеп, "Спартак" футбол буенча район чемпионы исеменә ия булды.
Уеннардан соң җиңүче командалар һәм иң яхшы футболчылар бүләкләнде. "Ротор" командасының иң яхшы уенчысы дип Илнур Корбангалиев табылды. "Альтат"ның иң яхшы уенчысы - Динар Дәүләтшин, "Актай"ның - Айдар Гыйззәтов, "Спартак"ның -Эмиль Бухаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев