Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт – зарарлы гадәтләргә каршы

Тормышыбызда спорт бик мөһим роль уйный. Минем фикеремчә, ул кешене тәртипкә, оешканлыкка өйрәтә. Шулай да беренче чиратта спорт кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга хезмәт итә.

Яшьләрнең ни белән шөгыльләник соң, кызык юк бит, шуңа күрә тәмәке тартабыз, аракы эчәбез, дигәннәрен ишетсәм, ачуым килә минем. Ничек инде "Нәрсә белән шөгыльләник?" Ә спорт? Соң спорт белән дуслашу өчен махсус клуб яисә зал да, күпләгән җиһазлар да кирәкми бит. Иртәләрен авылыбыз урамнарында йөгер, зарядка яса, өйдә музыка кабызып куй да, күнегүләр үтә, туп артыннан йөгер, чаңгыда, тимераякта шу… Мин спорт белән күптән дус, шуңа да күңелсез түгел миңа. Үзем өчен карар кабул иттем: начар гадәтләр урынына спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм. Дусларымны да шуңа өндим: сәламәтлек тормышыбыз нигезе бит. Әле күпме яхшылык эшлисе, күпме күрәсе, ачышлар ясыйсы бар бит!
Моның шулай икәнлегенә башкаларны да ышандыру өчен мин "21 нче гасыр балалары" дигән команда тупладым. Район мәктәпләрендә дә шундый командалар оешты, һәм 13 октябрьдә Балалар иҗаты йортында очрашып без спортның нинди шәп шөгыль икәнен күрсәтергә тырыштык. "Мин спортны сайлыйм" дигән шаяннар, тапкырлар мәҗлесе үткәрдек. Төрле мәктәпләрдән 18 команда төрле бәйгеләрдә көч сынадылар: визит карточкалары, капитаннар ярышы, музыкаль номер һәм башкалар. Һәр команданың чыгышы үзенчәлекле иде, әмма барысы да спортның тормышыбызда зуррак урын алырга, ә начар гадәтләрне үзебезгә якын китермәскә, дигән фикерне алга сөрде. Без - наркотикларга каршы! Без - тәмәкегә каршы!
Физик сәламәтлек турында сөйләгәндә рухи сәламәтлек турында да онытырга ярамый. Тыныч, сәламәт кеше үзен бәхетлерәк итеп тоя. Иң зур байлык - сәламәт булу. Рухи сәламәтлеккә дә кагыла бу. Дөресен әйтәләр: сәламәт тәндә сәламәт рух. Моның шулай икәнен ШТМда катнашучылар җыр-бию, шигырьләр белән расладылар.
Спорт, сәламәтлек турында кайгырту яшь буын өчен ихтыяҗга әйләнсен иде. Һәркем безнең ШТМ- нан үзенчә нәтиҗә ясады. Без, «21 нче гасыр балалары», башкаларга үзебезнең иң яхшылар икәнлегебезне расладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев